Уфада Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетов озак авырудан соң вафат булды

MZH_2629[1]Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган спектакльдә Илдар Сәетов доктор Вольф Карлович Лейбе ролен башкарды. 

Уфада Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының әйдәп баручы актеры Илдар Сәетов 63 яшендә вафат булды. Актер озак вакыт авырган, операция кичергән булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Илдар Ширкәт улы Сәетов 1957 елның 25 гыйнварында Бакалы районының Бакалы авылында туа. Милии театр актеры буларак Илдар Сәетов башкорт авторлары пьесалары буенча куелган спектакльләрдә бик күп сәхнә образлары иҗат итте.

Болар Мостай Кәрим әсәрләрендәге – капитан Казарян, Тынкыш Вәлетдин, Ябагаев, Баиш, Ялчыгол; Флорид Бүләковның — Вильдан, Тулпар, Абдулла, Шакый, политрук; Азат Абдуллинның — Кудашев; Әнгам Атнабаевның — Хәмит, Илдар, Фәрит геройлары.

Татарстан тамашачысы Илдар Сәетовны Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган спектакльдә доктор Вольф Карлович Лейбе роле аша белә.

Шулай ук Илдар Сәетов өч кинофильмда да төшкән. Болар: режиссер В. Мөхәммәтҗановның «День хомячка» фильмында полковник Пьер Безухов, режиссер Б. Йосыповның «Медведь» фильмында Омар, режиссер И. Әхмәтвәлиевның «Кредитная история» фильмында Таһир Булатович рольләре. Бу кинофильмнар төрле елларда илдәге кинотеатрларда, шулай ук «ТНТ» һәм «ТВЦ» телеканалларында күрсәтелде.

Театр сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен Илдар Сәетов 1994 елда «БАССРның атказанган артисты», 2002 елда «Башкортстан Республикасының халык артисты», 2008 елда «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеменә, шулай ук халыклар дуслыгы орденына да лаек булды.

2004 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Йыйын» фонды Илдар Сәетовны Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләде, диелә хәбәрдә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 552

Комментирование запрещено