Медиахолдингның 13 еллыгына «Татмедиа» турында 13 факт

1Россиянең иң эре төбәк медиакомпаниясенә — «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә, 13 яшь тулды. Холдинг 2007 елның 1 нче октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оеша. «Татар-информ» акционерлык җәмгыятенең 13 иң әһәмиятле фактын — казанышларын тәкъдим итә.

1 нче факт

«Татмедиа» составында — 70 филиал. Аларга республика, шәһәр һәм район матбугат чаралары, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буендагы иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы керә.

Акционерлык җәмгыяте медиаресурсы үз эченә 98 район, шәһәр һәм республика газеталарын, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 интернет-сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын ала. Телерадиотапшырулар республиканың ике дәүләт телендә алып барыла. Газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә бастырыла.

2 нче факт

«Татмедиа» мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен 3 меңнән артык уникаль материал чыга, ә социаль челтәрләрдә 3,2 мең — 5,5 мең пост урнаштырыла. Холдинг сайтларына керүчеләрнең уникаль саны агымдагы елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 108,3 млн кеше тәшкил итте, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 58,4%ка күбрәк.

2020 елның сентябренә «Татмедиа» төркемнәренә язылучыларның гомуми саны 2,2 млн кеше тәшкил итә. Бу алдагы ел күрсәткеченнән 16,5%ка югарырак. Бер ел эчендә аудиториянең акционерлык җәмгыяте бергәлекләрендә җәлеп ителүе уртача 15,4% ка артты.

3 нче факт

«ТАТМЕДИА» АҖ бренды астында басылган газета һәм журналларны татарстанлылар бөтен республика буенча 451 сәүдә ноктасында сатып алалар. «Газета һәм журналларыбызны республика халкы өчен мөмкин кадәр күбрәк файдалана алырлык итү төп социаль бурыч булып тора. Без һәр кешенең үзен кызыксындырган матбугат продукциясен сатып алуын телибез. Совет чорында Казанда газета киосклары күп иде, ләкин аларның саны вакытлар үтү белән кимеде. Безнең басмалар өчен махсус билгеләнгән урын табу турында карар кабул ителде. Мондый урын Татарстан халкына махсус билгеләнгән мәйданчыкларда безнең басмаларны тиз арада табарга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

4 нче факт

Быел җәен Татпотребсоюз идарәсе белән «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларын Татарстан автокибетләрендә һәм авыл кибетләрендә гамәлгә ашыру турында килешүгә ирешелде. Газеталар һәм журналлар Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Норлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарына холдинг филиаллары аша җибәрелә.

Кулланучылар кооперациясе системасында барлыгы 83 автокибет исәпләнә. Моннан тыш, «ТАТМЕДИА» АҖ филиаллары район редакцияләрендә, сәүдә нокталарында һәм кибетләрендә газеталарны уңышлы гына сата.

5 нче факт

«ТАТМЕДИА» АҖ газета киосклары хуҗалары белән вакытлы басмаларыбызны алгы рәтләргә куеп сату турында килешүләр төзеде. Хәзер татар матбугаты әйбәт күренә торган алгы витриналарга куела. 

Шартнамә өч төп компания — вакытлы матбугат киосклары хуҗалары — «Сәүдә агентлыгы» ҖЧҖ, «Мир Прессы Казань» ҖЧҖ (DAILY киосклары) һәм Мельников шәхси эшмәкәре белән төзелде. Шулай итеп, «Татмедиа» басмалары хәзер Казанның, шулай ук Яшел Үзәннең 101 киоскында сатыла. 

6 нчы факт

Агымдагы елда Казанда беренче тапкыр басма матбугатны сату буенча «Татмедиа» вендинг автоматлары урнаштырылды. Алар 11 объектта куелды. Аерым алганда, «Татмедиа» биналарында 10 аппарат, Республика клиник хастаханәсе, ветераннар госпитале, шулай ук «Тукай мәйданы», «Имәнлек», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Җиңү проспекты» һәм «Төньяк вокзалы» метро станцияләрендә 10 аппарат эшли.

Агымдагы елның апрелендә «Татмедиа» вендинг аппаратын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.

7 нче факт

«ТАТМЕДИА» АҖ Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында да матбугатка язылуның кискен кимүен булдырмый кала алды. 2020 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил итте — бу узган елның шул ук чорының 94,2% ына туры килә.

Кайбер басмалар пандемия шартларында хәтта тиражларын да арттыруга ирештеләр. Мәсәлән, «Нижнекамская правда»да тираж 28,5% ка артты, «Шәһри Казан»да — 11% ка, «Туган як»та — 18,8% ка һәм «Теләче»дә — 7,6% ка. Моннан тыш, «Казанские ведомости» газетасы тиражы 1,9% ка артты, ә «Казан утлары» журналыныкы — 2,4% ка.

2019 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда басма тиражлар «Чаян» журналында — 8,7% ка, «Казань»да — 2,7% ка, «Безнен мирас» журналында 2,7% ка арткан. «Татарстан» журналы тиражын элеккеге дәрәҗәдә саклап калган.

8 нче факт

Апрельдә «Татмедиа» холдингының социаль челтәрләрендә бергәлек язылучылары саны 2 млн.га җиткән. Аларның 50% ы татар телле төркемнәргә язылучылар.

Холдингның барлык 70 филиалының да «ВКонтакте», «Одноклассники», Instagram, Telegram, Facebook, Twitter, TikTok, WhatsApp кебек популяр социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм видеохостингларда берләшмәләре һәм профильләре бар. Компания берләшмәләренең гомуми саны 300 дән артык бит, мессенджерларда 50 канал, 100 YouTube-канал тәшкил итә.

Холдингның агымдагы елның 7 нче маенда ачылган «Китап» радиостанциясе кушымтасын AppStore һәм Google Play аша инде 10 мең тапкырдан күбрәк йөкләп алганнар.

9 нчы факт

«Татмедиа» telegram-каналы — холдингның иң эре телеграм-каналы. Аңа 9,2 меңнән артык кеше язылган. Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган.

Көн саен биредә Татарстанның 30 лап төп яңалыгы һәм дөньяда барган әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләр чыга. Канал фото һәм видеоларны да бастыра.

Быелның язында «Татмедиа» telegram-каналы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары каналларын язылучылар саны буенча узып китте.

10 нчы факт

Быел «Татмедиа»да «Ялкын», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының балалар медиалабораториясе ачылды. Медиалабораториядә балалар һәм яшүсмерләр татар телендә уникаль контент авторлары һәм оештыручылар булып чыгыш ясыйлар, үзләрен медиатармакның төрле юнәлешләрендә сынап карыйлар.

Медиалаборатория ярдәмендә журнал контенты YouTube, TikTok һәм Instagram кебек мәйданчыклар белән интеграцияләнә.

11 нче факт

«Татмедиа»да Татарстандагы иң эре фотобанк җыелган: биредә узган гасыр уртасыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың иң мөһим вакыйгалары фотокадрлары саклана.

Медиахолдинг еш кына Татарстанның җәмәгать урыннарында тематик фотокүргәзмәләр оештыра.

12 нче факт

Быел медиатармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм өзлексез укыту өчен «Татмедиа медиамәктәбе» оештырылды. Ел башыннан «Татмедиа медиамәктәбе» район белгечләрен укыту буенча биш зур программа үткәрде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында актуаль социаль-иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни вакыйгалар буенча елга 500 дән артык матбугат конференциясе оештырыла һәм уздырыла торган медиаүзәк булдырылды.

13 нче факт

Tatmedia.ru яңалыклар сайт-агрегаторы, LiveInternet сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстанда иң популяр портал булып тора. Холдинг республиканың барлык сайтлары арасында айлык рейтингта берничә ай дәвамында беренче урында тора.

Аена уникаль керүчеләрнең уртача күрсәткече Татарстаннан 700 мең кеше тәшкил итә. Моннан тыш, агрегатор илнең LiveInternet версиясе буенча иң күп кеше керә торган 60 сайтына керә — аена 4,2 млн кулланучы исәпләнә. 

intertat.tatar

Просмотров: 617

Комментирование запрещено