Мөфти Равил Гайнетдиннең «Әхлак: ислам нигезе» китабы чыкты

2613263aa8172ff0195c759e66bfc614[1]Әлеге китап Мөфти Равил Гайнетдиннең «Ислам: дин тәгълиматы, буын, әхлак, канун» дип аталган фундаменталь хезмәтенең өченче өлеше булып тора. 

Россия мөселманнары лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Әхлак: ислам нигезе» дип аталган дини хезмәте чыкты. Китап «Мәдинә» нәшрият йортында «Хәнәфиләр мирасы» сериясендә чыккан һәм илдәге мәчетләргә, мөселман оешмаларына таратылачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап Ислам буенча әхлак, әдәп нигезләренә һәм нәсыйхәткә багышланган. Бу китапта автор «Аллаһ, үз-үзең һәм тирә-яктагылар белән ничек гармониягә ирешергә?» дигән һәр чор өчен дә актуаль булган сорауга җаваплар китерә. 

Әлеге китап Мөфти Равил Гайнетдиннең «Ислам: дин тәгълиматы, буын, әхлак, канун» дип аталган фундаменталь хезмәтенең өченче өлеше булып тора. 

Басманы чыгаруга финанс ярдәмен Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексы меценаты, хәйрияче Сөләйман Кәримов биргән. Китап киң даирә укучыларна тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 602

Комментирование запрещено