Хәмдүнә Тимергалиеваның китабы чыкты

news_30786Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе: «Шушы көннәрдә җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап дөнья күрде. Аның чыгуын Хәмдүнә апа бик көтте. Әмма, ни кызганыч, китапны кулына алырга насыйп булмады. Бер өлешен җырчы үзе язды, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алды. Өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар», — дип хәбәр итә.

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның кинәт арабыздан китүенә әле дә күңел ышанмый. Җырчы йөрәк авыруыннан интеккән. Мәңгегә күзләрен йомуның сәбәбе дә шул.  

— 14 сентябрьдә икәү репетициягә барырга тиеш идек, — дип кайгы килгән көнне искә алды Хәмдүнә апаның туганы Илһам Шәриф. — Иртәнге сәгать 9 да аны алырга дип бакчасына килдем. Краннан су агып тора, Хәмдүнә апа идәндә ята. Савыт-саба юган җирдән йөрәге тоткан. Тәне суынырга да өлгермәгән иде. Әлеге картина күз алдыннан китми. Күңелгә бик авыр. Илһам соңгы елларда Хәмдүнә апаның уң кулы булган.  

— Туган ягым Башкортстанның Борай районыннан Казанга килгәндә балигълык яшенә дә җитмәгән идем. Кая барыйм дип баш ватмадым, Хәмдүнә апа үз фатирына сыендырды. Шул көннән аның иң якын кешесе, уң кулына әверелдем. Әнием кебек якын күрдем. Өйләнгәч тә, аралашып, яхшы мөгамәләдә яшәдек. Иҗатта үз киңәшләрен бирде, уртак җырлар яздырдык.  

Планнары зурдан иде, Россия буенча 47 концерт куярга тиеш идек, насыйп булмады. Соңгы елларда җәйне гел бакчасында үткәрде. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерде, көзен консервлау белән шөгыльләнде.

matbugat.ru

Просмотров: 377

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>