Стало известно о смерти бывшего главного редактора журнала «Мирас» / «Мирас» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Әхмәт Сәхаповның үлүе билгеле булды

СнимокАхмет Сахапов скончался 8 октября после продолжительной болезни. 

Бывший главный редактор журнала «Мирас» Ахмет Сахапов скончался 8 октября 2020 года. Об этом ИА «Татар-информ» сообщили коллеги журналиста, работавшие вместе с ним в этом издании.

«Мы с Ахметом 17 лет работали в журнале “Мирас“. Когда Ахмет заболел, ему не смогли помочь. Он ушел из жизни после продолжительной болезни», – рассказала Дания Фатхуллина, работавшая равнее главным бухгалтером журнала «Мирас».

Информацию о смерти Ахмета Сахапова также подтвердили его коллеги – журналисты Фирдавес Зариф и Флера Гиниятуллина.

Миннахмет Джамилевич Сахапов родился 12 августа 1957 года в селе Нижнее Абдулово Альметьевского района Татарской АССР. Работал в газете «Молодежь Татарстана», позднее – в Татарском книжном издательстве. С 1991 по 2010 год возглавлял редакцию основанного им журнала «Мирас». 

tatar-inform.ru

***

Ул «Мирас» журналына нигез сала һәм басманы 1991-2010 елларда җитәкли, ул киткәч, журнал атамасын үзгәртте. 

Элекке «Мирас» журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов 2020 елның 8 октябрендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Идел» журналы журналисты Мөршидә Кыямова хәбәр итте.

«Без Әхмәт белән 17 ел „Мирас“ журналында эшләдек. Әхмәт авыргач, аңа ярдәм итә алмадылар. Озакка сузылган авырудан соң, ул вафат булды», — диде «Мирас» журналында баш бухгалтер булып эшләгән Дания Фәтхуллина.

Шулай ук Әхмәт Сәхаповның вафат булуын аның коллегалары журналист Фирдәвес Зариф белән журналист Флера Гиниятуллина да раслады.

Миңнәхмәт Җәмил улы Сәхапов 1957 елның 12 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. «Татарстан яшьләрендә», соңрак Татарстан китап нәшриятында эшли. Ул 1991-2010 елларда үзе нигез салган «Мирас» журналының баш мөхәррире булып эшли.

Әхмәт Сәхаповка кагылышлы ике гауга булды. 1998 елда, ул «Исхакый иҗаты һәм XX йөз татар әдәбияты» дигән темага докторлык диссертациясен яклый, Исхакый турындагы фәнни хезмәтләрдә башка кешеләрнең хезмәтләрен файдаланган дигән дәгъва булды.

«Барбаросс» инкыйразы» пьесасында (Әхмәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдин авторлыгында) Муса Җәлилнең Гитлер белән очрашуларын, аның фашистик Германиядә депутат булуын сурәтләү җәмәгатьчелектә зур ризасызлык уята. Җәлилнең кызы Чулпан шикаяте буенча 2010 елда җинаять эше кузгатыла. Экспертиза нәтиҗәсендә Сәхапов психик яктан сәламәт түгел дип табыла. Журнал ябыла, шуннан соң Сәхапов әдәбиятчылар даирәсендә күренми башлый.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 871

Комментирование запрещено