Фәрит Мөхәммәтшин: Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы чараларын финансларга кирәк

VVS_3999[1]Бу ел сүздә генә калмасын, дип өндәде Дәүләт Советы Рәисе. 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары өчен акча бүлеп бирү кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча парламент тыңлауларында шулай дип белдерде.

«Президент Дәүләт Советына Юлламасында 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Ул, мөгаен, киңкүләм, җитди чаралар белән узар, инициативалар килеп тора. Бу ел сүздә генә калмасын өчен, мондый чараларны финанслау мөмкинлеген карарга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, бюджет процессы катлаулы шартларда узганын билгеләп узды. «Безгә югалтуларны кайтарырга кирәк. Федераль һәм республика бюджетында бу каралган. Икътисади вазгыятькә карамастан, бюджеттагы өстенлекле юнәлешләр үзгәрешсез калды. Республика һәм федераль программаларны дәвам итеп, салым базасын киңәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру көтелә», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин алга таба комитет утырышларында бюджет мәсьәләсен игътибар белән карарга, тәкъдимнәрне исәпкә алырга өндәде. Бу мәсьәлә киләсе атнада профильле комитетларда, ай азагында Дәүләт Советы утырышында каралачак.

Парламент Рәисе быел Татарстан Президентын, җирле совет депутатларын сайлау узганын искәртте. «Без сайлаучылардан Президент адресына шактый гозерләр алдык. Аларның сезгә барып җитүен телим, кайбер реаль, кирәкле тәкъдимнәргә теләтәшлек күрсәтүне уйларга кирәк», — диде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 648

Комментирование запрещено