Рөстәм НУРТДИНОВ: «Әниебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез»

115Югалтулар бигрәк авыр, диләр. Моның шулай икәнлеген, үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Әниебез Тәнзилә Сәүбән кызы НУРТДИНОВА кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды.

Мәрхүмәне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан әбдекилеләргә, шенталылыларга, денислеләргә рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Кылган изгелекләре үзләренә савап булып кайтсын. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Әниебезнең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Әниебезнең биш баласы исеменнән Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.


КОНТЕКСТ:

Туктамасын әнием сулышы…

* * *

Әнкәйләрнең җанын җылытыйк!

* * *

Иң кадерле кешебез

Просмотров: 913

2 комментариев

  1. Хөрмәтле Тәнзилә апа бик сабыр, ихлас күңелле кеше иде. Аның кояш кебек якты, ягымлы йөзе әле дә күз алдында тора. Мәңгелек йортта аны рәхмәт фәрештәләре каршы алган булсын инде, урыны җәннәттә булсын!! Аллаһ Раббыбыз шушы зур югалту кичергән якыннарына сабырлык һәм түземлек бирсен!

  2. "Бердәмлек" газетасы редакциясе в пишет:

    Рөстәм әфәнде, олы кайгыгызны ураклашабыз, Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.