Ислам дөньясы Рабигыль-әүвәл аена керде

fe548752ec7a0d67a140769e[1]Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. 

17 октябрьдә кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы рабигыль-әүвәл аена керде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. «Бу ай бер кешелек өчен генә түгел, барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле булганга, башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең (с.г.в.) туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы киченә, ягъни 28 октябрьнең киченә туры килә», — ди Татарстан мөфтие.

«Сөекле Рәсүлебез (с.г.в.), кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек һәм шәригать иңдерелгәнче үк, үзендә гадәттән тыш изгелек билгеләрен күрсәткән. „Аллаһы ничек кушкан булса, шулай тугрылыклы бул!“ дигән Аллаһы әмеренә тулысынча ияреп, ул гомере буе дөреслек һәм гаделлекнең тере мисалы була. Ни гаҗәеп: кеше кешене хөрмәт итмәгән, кеше кешегә ышанмаган бер дәвердә аңа һәркем ышанган һәм хөрмәт иткән. Аның тиңсез әхлагын һәм югары абруен раслап, аңа „Мөхәммәд Әмин“, ягъни „ышанычлы Мөхәммәд“, дип эндәшкәннәр», — ди мөселманнарга мөрәҗәгатендә Камил Сәмигуллин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 639

Комментирование запрещено