Сайту «Самар татарлары» («Самарские татары») исполнилось семь лет / “Самар татарлары” сайты эшли башлавына җиде ел булды

390tF4-zP7IВ эти дни информационному медиа-порталу «Самар татарлары» («Самарские татары») исполнилось семь лет. 

Учредитель и постоянный спонсор медиа-портала – президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров, автор проекта, главный редактор сайта — Римма Равильевна Нуретдинова.

Позади семь плодотворных лет, а также много событий, которые сайт пережил вместе со своими читателями, как одна большая семья.

Несомненно, сайт «Самар татарлары» («Самарские татары») — нужный и актуальный для нашего региона проект. В течение семи лет портал информировал о происходящих событиях в жизни самарских татар и мусульман. Он консолидировал татарские СМИ региона, объединил публикации татароязычных авторов в едином информационном пространстве с целью усиления влияния и авторитета, сплочения творческих сил, организации постоянного информационного и методического сотрудничества авторов.

Информационному медиа-порталу удалось превратиться в основу для общения с татарской общественностью, площадку для изучения общественного мнения по различным вопросам, в интернет-представительство самарского татарского сообщества в мировой сети, предоставляющее необходимые сведения широкой общественности. Надо отметить и то, что на наши публикации ссылаются многие татарстанские интернет-издания.

Сайт ориентирован на самые широкие возрастные и социальные категории посетителей. Аудитория безгранична: ее составляют жители Самарской области, других регионов России, зарубежных стран, как татарской, так и других национальностей. Новостной контент предполагает информацию обо всех событиях, так или иначе касающихся жизни татар, межнациональных и межконфессиональных отношений. Портал является и своего рода информационным дайджестом, перепечатывающим материалы из татарстанских изданий.

Сайт не имеет своих журналистов, однако дружит с внештатными авторами, присылающими свои новости с разных точек области. Самые активные из них живут в татарских селах Камышлинского, Похвистневского, Шенталинского и Кошкинского районов.

Информационный медиа-портал несколько лет подряд проводит конкурсы на «Самую активную группу татарского села Самарской области в социальной сети» и «Самую активную татарскую городскую группу Самарской области в социальной сети». Финалисты награждаются дипломами Самарского областного татарского общества «Туган тел» и денежными премиями от НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области». Цели и задачи конкурса — выявление лучших татарских групп Самарской области в социальных сетях, их популяризация и поддержка; повышение активности соплеменников в интернет-пространстве. Конкурсанты — администраторы и модераторы татарских сельских и городских групп в социальных сетях с удовольствием делятся своими новостями и с читателями сайта.

На электронную почту редакции приходит очень много писем от сельских и городских читателей с публикациями и фоторепортажами.  Кроме этого, соплеменники активно комментируют материалы, опубликованные на информационном портале.  Таким образом, сайт стал народной трибуной.

Информационный медиа-портал «Самар татарлары» три года подряд становился призером Всемирного конкурса татарских интернет-проектов «Белем җәүһәрләре» («Драгоценности знаний»): занимал вторые места в номинации «Тематический ресурс — творческая драгоценность» в 2015 и в 2016 годах, первое место в номинации «Вселенная драгоценностей» в 2017 году. Награждение финалистов проходило в казанском Татарском государственном академическом театре имени Галиаскара Камала. Всемирный конкурс татарских интернет-проектов «Белем җәүһәрләре» («Драгоценности знаний») проводится компанией ООО «Белем.ру» совместно с Министерством образования и науки Республики Татарстан, Министерством культуры Республики Татарстан, Фондом развития Татнета при поддержке многочисленных спонсоров и меценатов с целью нахождения и популяризации татароязычных интернет-проектов в области образования и культуры, а также поддержки авторов данных интернет-проектов.

Поздравляем с 7-летием сайта журналистов, публикующих свои материалы на страницах портала, внештатных авторов, присылающих свои новости с разных точек области, активных читателей и выражаем им огромную признательность!

Администрация сайта.

* * *

Бу көннәрдә татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына  җиде ел булды. 

Сайтның оештыручысы һәм  даими иганәчесе  – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова.

Җиде нәтиҗәле ел, шулай ук бик күп вакыйгалар артта калды, сайт аларны, бер гаилә әгъзалары сыман, укучылары белән бергәләп кичерде.

Һичшиксез, “Самар татарлары” интернет-порталы — безнең төбәк өчен кирәкле һәм актуаль проект. Яше кечкенә булса да, эше зур аның. Ул Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә. Медиа-порталда татар тормышына кагылышлы аудио- һәм видеоматериаллар, фильмнар һәм сюжетлар да урнаштырыла. Өлкәбездә чыгып килүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының һәрберсенә дә урын бирелгән. Порталны оештыручылар тарафыннан татар телле матбугат чараларын шушы бердәм мәгълүмат кырында берләштереп, авторитетларын арттыру, иҗади көчләрне туплау максаты куела.

Сайт татар җәмәгатьчелеге белән аралашу нигезенә, төрле мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнү мәйданчыгына, киң җәмәгатьчелеккә кирәкле мәгълүматлар тәкъдим итүче Самар татар җәмәгатьчелегенең дөньякүләм челтәрендәге интернет-вәкиллегенә әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының күп кенә интернет-басмалары безнең сайтка сылтама ясыйлар.

Сайт төрле яшьтәге һәм социаль категорияләрдәге укучыларга юнәлгән. Аның аудиториясе чиксез: Самар өлкәсе, илебезнең башка төбәкләре, чит илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Яңалыклар контенты татар тормышына кагылышлы булган барлык вакыйгаларны, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында мәгълүматны күздә тота. Портал мәгълүмати дайджест та булып тора, Татарстан Республикасы басмаларыннан кызыклы язмаларны бастыра.

Сайтның үз журналистлары юк, әмма ул штаттан тыш авторлар белән дус мөнәсәбәттә яши һәм өлкәбезнең төрле почмакларыннан яңалыклар алып тора. Иң актив язучылар Камышлы, Похвистнево, Шенталы, Кошки районнарының татар авылларында яшиләр.

“Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы инде берничә ел рәттән социаль челтәрләрдәге Самар өлкә татар авыллары төркемнәренең, Самар өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйгеләр игълан итә. Финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалата премияләр тапшырыла. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары — социаль челтәрләрдәге иң яхшы татар төркемнәрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үзләрен популярлаштыру; интернет киңлегендә милләттәшләребезнең активлыгын арттыру. Бәйгедә катнашучылар бик теләп сайтта да үзләренең хәбәрләре белән уртаклашалар.

Редакциянең электрон почтасына авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче укучыларыбыздан бик күп хатлар килә. Моңардан тыш сайтны укып баручыларыбыз мәкаләләр астында үз фикерләрен калдырып торалар. Алар һәрдаим укылып, күзәтелеп барыла, чөнки араларында чыннан да еш кына әһәмиятле сүзләргә юлыгырга мөмкинсең. Шулай итеп, сайт халык трибунасына әйләнде.

Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы өч ел рәттән «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең призеры булды: 2015, 2016 елларда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урыннарны алды, үткән елны бәйгенең финалына узып, «Җәүһәрләр галәме» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Финалистларны Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүләкләү тантаналары узды. «Белем җәүһәрләре» бәйгесен үткәрергә “Татнетны үстерү фонды”, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, “Белем.ру” ҖЧҖ, Татарстан Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, күп санлы иганәчеләр булыша.

Сайтыбыз битләрендә үзләренең язмаларын бастыручы журналистларны, төбәгебезнең төрле почмакларыннан хәбәрләрен җибәреп торучы авторларны, даими рәвештә безнең хәбәрләрне укып баручы дусларыбызны порталның туган көне белән тәбриклибез һәм үзләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Сайт администрациясе.

Просмотров: 738

5 комментариев

  1. Милләттәшләребезне берләштерүче, тәҗрибә уртаклаштыручы, киңәшләрен бирүче, яңалыклар белән таныштыручы, һәркемгә үз фикерен әйтергә ирек бирүче бу порталга озак еллар дәвамында хезмәт итүен теләп калам. Җиде генә түгел, җитмеш еллык тарихы булып, гомере булган кардәшләргә аралашырга мөмкинлек булсын иде дигән теләктә калам.

  2. Медиа — порталу » Самара татарлары» 7 лет! А это значит: он нужен и интересен людям! Я тоже , благодаря ему, узнаю новости самарских татар, много исторических публикаций , которые можно прочесть только здесь. Мы знакомимся с интересными и известными людьми.Это благодаря талантливым людям, профессионалам, которые очень достойно представляют свой труд. Создателям и всем работникам желаю неиссякаемой энергии, новых творческих побед и самое главное быть всем здоровыми всегда- всегда!

  3. Примите искринние поздравление от меня лично и от имени сызранских мусульман! Желаем и дальнейшего успеха и процветания! Оставайтесь и дальше солидным, обстоятельным и независимым медиа холдингом.
    Кажется вот только недавно вы ярко ворвались в татарское национальное медиа пространство Самарской области, а прошло уже семь лет.
    То, что ваш сайт имеет обратную связь, то есть предоставляет читателям возможность комментировать материалы является большим благом и площадкой для общения татар и не только. Спасибо вам за это!
    Аллаһы Раббыбыз киләчәктә дә татар халкына һәм динебезгә файдалы өлешләрен кертергә насыйп булсын!

  4. Шулай бергәләшеп яшәргә насыйп булсын

    • Әйе, җиде ел гомер сизелми дә үтеп киткән! Әйтергә кирәк, без шушы еллар эчендә төрле җирләрдә булмасак та, шушы интернет-порталы аша үзебезгә күптөрле мәгълүматлар тупладык, яңалыклар белән таныштык, кызыклы шәхесләр белән «очраштык».
      Менә шушы яраткан порталыбызга, без-аның укучылары киләчәк гомердә үз кыйбласын югалтмый, гел алга баруын, ә иң мөһиме аны оештыручы һәм даими иганәчесе — Самар һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка, проект авторы , баш мөхәррире — Римма Равил кызы Нуретдиновага һәм даими ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Эшегез дәвамлы һәм шатлыклы булсын, хөрмәтле, газиз милләттәшләребез!