Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Камышлы төбәгенең тарихы тирән һәм серле»

ШирияздановИкенче бүлек

 Нинди дәүләт булган соң ул, Нугай Урдасы?

Хәзерге Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгышында һәм Татарстанның көньягындагы җирләр Нугай Урдасының сәяси (политический) үзәге булган дип исәпләнә. Булгар дәүләте чорында Багдад халифәтенең илчелеге (Ибн Фадлан) дә шушы җирләрдән узган. Казан ханлыгы чорына килгәндә, Сөембикә дә, шулай ук бу җирләрдән узган.

Нугай Урдасы — конфедератив дәүләт булган. Аның белән ыруг-кабиләләрнең башлыклары — биләр идарә иткәннәр (Союз племён). Аны ханлык дип әйтеп булмый, чөнки ханнар булу мөмкинлеге бары тик “чингизидларга”, ягъни Чыңгыз хан токымыннан булган иң затлы кешеләргә генә бирелгән. Хәтта Нугай Урдасында иң танылган, аның тарихында тирән эз калдырган Идегәй дә хан булу дәрәҗәсенә ирешә алмаган.

Монда меңнәрчә еллар буена камилләшеп килгән гадәтләр (Адатное право) буенча, халык демократиясе хөкем сөргән. Сугыш һәм солых (мир) мәсъәләләре, җир бәхәсләре, үзара ярдәм хәлләре корылтайларда, җыеыннарда хәл ителгән.

Күчмә тормышта яшәгән халыклар — алар иң оешкан, авыр тормыш шартларына яраклашкан, иң чыдамлы һәм хәрәкәтчән (мобильный) халык булып яшәгәннәр.

Нугай Урдасында галимнәргә, шагыйрьләргә, һөнәрчеләргә һәрвакытта олы хөрмәт күрсәтелгән. Нугай бие Йосыфның кызы Сөембикә, киләчәктә Казан ханбикәсе, күп телләр белгән. Аның акыллылыгына, белемлелегенә, чибәрлелегенә әле төрле илләрдән килгән илчеләр дә хәйран кала торган булганнар. Йосыф бинең дәвамчылары, киләчәктә Йосыповлар Рәсәй илендәге дипломатияне, сәнгатьне, мәдәниятне, мәгърифәтне үстерүгә зур өлеш кертеп, аны данлап, ил тарихында тирән эз калдырганнар.

Тора-бара Нугай Урдасы җирләрен башка күчмә халыклар һөҗүменнән саклау хәйләсе белән, Мәскәү аның җирләрендә Самар, Уфа, Бирск һәм Минзәлә крепостьлары төзи. Нәтиҗәдә Мәскәү дәүләте Нугай Урдасы җирләрен дә басып ала. Ул җирләрдәге Казан һәм Уфа шәһәрләрендә административ үзәкләр барлыкка килә. Яңа территориаль бүлем нәтиҗәсендә Казан үзәгенә буйсынган Самар һәм Уфа воеводстволары төзеләләр. Идел елгасының сул ягындагы Чирмешән елгасыннан алып Самарка елгасына кадәр булган җирләр Уфа воеводствосына керәләр. Воеводалар булып руслар куела.

Кантоннарга бүлү

Нугай Урдасын тулысынча басып алгач, 1798 елда хәрби идарә системасы кертелә. Бу халык демократиясен, яисә җыеннар, корылтайлар җыюны тыеп, күчмә халыкларны утрак тормышка күчереп, аларның ирекле тормышын тулысынча чикләү максатыннан эшләнә.

Шулай итеп, татар, башкорт, мишәр халкы хәрби сословиягә кертеләләр. Патшаның махсус указы нигезендә урыс булмаган башка халыклар да мәҗбүри башкортлар дип атала башлыйлар. Менә шуннан башлана да инде татарлар белән башкортлар арасындагы ыгы-зыгы, аңлашылмаучылык. Моны киләчәктә дә дәвам итәләр һәм көчәйтеп киләләр. Кызганыч ки, ул әле хәзерге көнгәчә бара.

Бу халыклардан башкорт-мишәр иррегуляр гаскәр төзелә. Хәзерге Самар, Оренбург өлкәләре һәм Башкортостан җирләре 24 кантонга бүленәләр. Кантоннар белән корпус командирлары идарә итәләр. Сок елгасы буендагы авылларның халкы да хәрби сословиягә кертеләләр. Сугыш булмаган вакытта алар игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнәләр. Үзләренә 20 дисәтинә җир бирелә (1 дисәтинә – 1,09 га). Аларны казаклар разрядына кертәләр. Үзләрен еш кына хәрби сборларга җыялар. Атларны, сбруйларны һәм коралларны булдыру — аларның үзләренә йөкләнә. Бөгелмә һәм Богырыслан өязләрендә дүрт хәрби команда төзелә. Иске һәм Яңа Ярмәк, Камышлы, Балыклы, Усман, Байтуган һәм Бакай авылларындагы халык дүртенче командага кертеләләр.

Рәсәйгә Наполеон басып кергән вакытта Кама арты җирләрендә халык саны шактый арткан һәм авыл хуҗалыгы шактый үсеш алган вакыт була. Урал алдындагы хәрби потенциал көчәя. 1812 елдагы Ватан сугышында дүртенче башкорт-мишәр-типтәр командасы да катнашып, батырлыклар күрсәтәләр. Бу хакта тарихи фактлар бар.

Нугай Урдасы тарихы хакында мәгълүмат бик аз булса да, хәзер бу өлкәдә зур эшләр башкарыла. Самар өлкәсендәге Похвистнево, Камышлы районнарындагы авыллар тирәсендәге җирләрдә нугайларга бәйле һәм әлегәчә сакланган атамалар да бар. Мәсәлән, Нугай авылы, Нугай калкулыгы, Татарстанның Лениногорск районындагы Урдалы авылы һәм башкалар.

Камышлы дачалары

Хәзер Кләүле, Камышлы, Исаклы, Похвистнево районнарына кергән җирләрне урыс помещиклары төрле юллар белән үзләренеке итәләр. Моңа каршы татарлар, башкортлар, типтәрләр баш күтәрәләр. Патша гаскәрләре аларның каршылыгын канга батырып бастыра.

Нәтиҗәдә аларның күпчелек җирләре тартып алына. Нугай Урдасы белән төзелгән шартнамә (договор) үз көчен югалта. Ул җирләрне “Земли бунтовщицкие» дип атыйлар.

Тартып алынган җирләрне патша хөкүмәте сугышларда батырлык күрсәткән, яисә баш күтәрүчеләр белән көрәштә катнашкан хәрби хезмәткәрләргә һәм төрле дәүләт эшлеклеләренә бүләк итеп бирәләр. Бирелгән ул җирләр “Камышлинские дачи” дип аталалар һәм тирән тарихта да шулай язылып киләләр.

Пугачёв күтәрелеше

Патша хөкүмәте урыс булмаган халыкларны изүне торган саен көчәйтә бара. Кем христианлыкка күчә – аларга төрле иреклекләр бирелә. Башка диндәге халыкларга баш исәбеннән түләнә торган налогтан башка да күп салымнар йөкләнә.

Чиновникларның, дворяннарның, помещикларның баш-баштаклыгы чиктән аша. Крепостной строй торган саен көчәя бара. Менә шулар Пугачёв сугышы башлануына сәбәпче булган дип исәпләнә. Монысы да дөрес, тик бу сугыш башлануының төп сәбәбе – ул бу тирәдәге татар-башкорт җирләрен Дурасов, Неклюдов, Никитин, Кротов, Исаков һәм башка рус помещикларына биреп, аларның баш-баштаклыгына чиксез иреклекләр бирелүгә бәйләнгән. Шуның өчен бу сугыш – ул хакыйкатьтә татар-башкортларның азатлык өчен озак еллар барган сугышларның иң көчәйгән дәвамы дип исәпләргә кирәктер.

1773 елның 17 сентябрендә Пугачёв Манифесты Бөек Крестьян сугышы игълан итә. Бөтен документлар рус һәм татар телендә языла. Богырыслан өязендә һәм анда кергән Камышлы төбәгендә дә бу сугыш тирән эз калдыра.

Пугачёв явындагы гаскәр башлыкларының берсе – Гаврил Давыдов. Аның әтисе Даут – Балыклы авылына нигез салучы. Анда Даут чишмәсе, Даут күпере кебек атамалар әле дә сакланган.

Г.Давыдов Бөгелмә һам Богырыслан өязләрендәге ясаклы крестьяннар тарафыннан Петербугтагы Уложенная комиссияга депутат итеп сайланган була. Давыдов үзенең авылдашы, Балыклы авылы кешесе Йосыф Ангалышев һәм Нәдер Уразмәтовның энесе Аит Уразмәтов  белән тирә-яктагы күп кенә авыллардан һәм Богырыслан бистәсе тирәсеннән гаскәр туплап, Пугачёв явына кушылалар.

Кызганыч ки, Пугачёв гаскәрләре аерым-аерым, бер үзәккә генә буйсына алмыйча, төгәл плансыз хәрәкәт итәләр. Алар төп көчләрне берләштереп, хәлиткеч юнәлештә патша гаскәрләренә ныгытып һөҗүм итә белмиләр. Чөнки тәҗрибәле гаскәр башлыкларының аз булуы да моңа сәбәпче була.  Нәтиҗәдә, Рәсәй империясен нигезен тетрәткән бу крестьян сугышы рәхимсез бастырыла.

Аит Уразмәтов, каты җазаланганнан соң, 1774 елның 7 февралендә төрмәдә үлә. Йосыф Ангалышевны махсус комиссия генерал Мюллер карамагына җибәрә. Ул аны 1774 елның 13 февралендә Биләрдә дарга астыра. Гаврила Давыдовны Казанга озаталар. Депутат булганга каты җазага тартмыйлар. Екатерина Икенче аны гомерлек каторгага озатырга боера һәм юлда барганда үзен үтерәләр.

Тик шулай да, патша тәхетен тетрәткән бу сугыш файдасызга кан кою булмый. Көчләп чукындыру туктатыла. Татар-башкорт морзаларына да урыс дворяннарына тиешле булган өстенлекләр бирелә башлый. Илдә урыс булмаган  халыкларны җәберләүгә бертөрле чик куела. Уфада Мөселман дини идарәсе оеша. Петербургта беренче тапкыр 3600 данә Изге Корьән китабы бастырыла.

Административ бүлемнәр

Кайсы вакытта бу җирлекнең нинди административ бүлемнәргә кергәнлеген белү өчен 18-19нчы гасырларда булган җирләр хакындагы сәяси үзгәрешләрне белергә кирәк.

1781 елның 23 декабренда Уфа һәм Оренбург провинцияләре нигезендә Уфа наместничествосы барлыкка килә. Административ үзәк Уфада була, ә хәрби үзәк — Оренбугта туплана. Анда генерал-губернатор утыра.

Монда яңа өязләр барлыкка килә: Бөгелмә, Богырыслан, Ставрополь һәм Бозаулык өязләре. Алдарга шәһәр статусы бирелә. Самар өязе Сембер губернасында кала. Камышлы дачалары Уфа наместничествосының Богырыслан өязенә керә.

1796 елда Уфа наместничествосы урынында Оренбург губернасы оеша, ә 1802 елда аның үзәге яңадан Уфада була.

1865 елда Уфа губернасы оеша. Анда Бөгелмә, Богырыслан һәм Бозаулык өязләре керәләр. Һәрбер өяздә 2-3 стан була. Богырыслан өязендәге Сергиевск станында становой жандарм утыра. Камышлы дачалары Сергиевск станына керә.

Документларда Камышлы дачалары Оренбург краенда иң тыгыз урнашкан төбәк булуы һәм ул җирләрдә йомышлы татарларның 1688 елдан  утыра башлавы турында язылган. Тик Камышлы авылының күпкә элегрәк, 16 гасырның беренче яртысында төпләнгән булуы хакында да мәгълүматлар бар.

Гомүмән, Камышлы төбәгенең бай һәм тирән тарихы әлегәчә яхшылап өйрәнелмәгән. Тик шулай да, архивларда казынып, төбәгебез тарихын тирәнтен өйрәнгән Әбүзәр ага Бәдретдинов язмаларында Камышлы авылының Казан ханлыгы чорында ук төпләнүе турында да язылган.

Мәсәлән, ул хан алып барган сәясәткә нәфрәтләнеп, Казанның иң адынгы фикерле интеллектуаль катламы кешеләренең аңа каршы баш күтәрүләре һәм 500ләп кешенең үлем җазасына хөкем ителүләрен телгә ала. Шул вакытта гаскәр башлыгы Бачман батыр Казанга зур сугыштан җиңү яулап кайта һәм ханнан хөкем ителгән затлы катлам кешеләрен кичерүен сорый.

Хан аның үтенечен кабул итеп, үлем җазасын Казаннан аларны ил чикләренә сөрү белән алмаштыра. Аның исәбенчә, Камышлыда беренче төпләнүчеләр – менә шул сөрелгән халыкларның бер төркеме булган. Дөрес тарихи чыганакларда әле Камышлыга кешеләрнең 1560нчы  елларда килүе турында да мәгълүматлар бар.

Монда төбәгебез тарихы кыска, схема рәвешендә генә язылды. Әйтелгәнчә, ул күпкә бай һәм тирән. Бу хакта Иске Ярмәк авылы тарихы турындагы китапта кыскартып булса да, тулырак мәгълүмат бирелде.

Әгәр дә бу хакта күбрәк белергә, җимерелгән тарихыбызның чынбарлыгын белеп, аның белән горурланып яшәргә теләүчеләр дә табылса – мин бик шат булыр идем. Андыйлар саны кимеми икән – димәк милләтебез киләчәген әле өметсез дип әйтеп булмый.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Камышлы төбәгенең тарихы тирән һәм серле». Беренче бүлек

 

Просмотров: 825

Один комментарий

  1. Бик кызыклы мәгълүмат, рәхмәт