Булышучылар бар әле!

i1Безнең Мәчәләй авылында кибет һәм “Үзәк” мәсҗид янында зур зиратыбыз урнашкан. Бу — борынгы зират, әмма вафат булганнарны җирләргә әле дә урыннар табылып тора. Яңа коймалар куйганда авылдашыбыз мәрхүм Мөгаллим бабай Субеев үтенеп сорады: “Сез бу кибет ягындагы койманы алмаштырмагыз инде, ул — минем үз көчем белән, малайларым ярдәмендә ясаган нәрсә. Яшьли үлгән кызым Нурсинә дә шушында җирләнде — тыныч ятсын”.

 
Еллар үтте, агач баганалары череп, җимерелделәр, бик авыр хәлгә калды ауган коймалар.Адәм баласы тумыштан ук яхшы һәм начар сыйфатларга ия була. Бәндә шулай яралтылгач, якын кылган гамәлләре, эшләгән эшләре теркәлеп барырга тиеш.
Шушындый бәндәләр безнең Мәчәләй авылында күбәя бара. Имам Галиулла бабай белән киңәштек тә, “Восток” оешмасының җитәкчесе Ренат Искәндәровка барып, бу хәлне сөйләдек, ярдәм сорадык. Берсүзсез, машинасына утырып, бу хәлне барып карады һәм булышырга вәгъдә бирде. “Ун баганалык торбалар бирермен, щебенка китертермен, тагын нәрсә кирәксә, телефоннан хәбәр итәрсез”, — дип әйтте ул. Аллаһының сөекле бәндәсе, биргән сүзендә торды.
Икенче көнне үзе безнең белән торбаларны ташышты. Хәлиулла угылы Исмәгыйл Газизов белән, торбаларны кисеп, баганалар әзерләп, арбага төяп куйдык.
Эш эшләгәндә дискларыбыз бетте, тиз генә кибеткә бардым. Кибет хуҗалары – Абдулла һәм Халидә Хәсәновлар берсүзсез бушка дисклар бирделәр, дога кылырсыз дип, изге эшебездә уңышлар теләп калдылар. Наил угылы Рамил Рәхмәтуллин бу эштә бик тырышып булышты, багана базлары әзерләп, аларны утыртырга ярдәм итте. Хәйдәр Сапуков тракторда щебенка китерде.
 
Бу эшләр Аллаһы Тәгалә кушканча артлы-артлы, бертуктаусыз, бик җиңел килеп чыкты. Сварка эшләрен булдырганча үзем башкардым — бик әйбәт килеп чыкты. Мөгаллим бабайның да истәлеген саклап калдык, ул куйган коймаларны тимер баганаларга ябыштырдык.
 
Безнең вазыйфабыз — ошбу дөньяда күбрәк игелек кылу, гөнаһтан , хәрамнан мөмкин кадәр саклану, хисап көнендә гаҗиз булып калмау өчен әхлакле тормыш алып бару. Һәм “Аллаһым, хисабымны җиңеләйт”, — дип Җәнәбел Хакка ялвару. Бик зур рәхмәтләр әйтәсе килә безнең актив Мәчәләй халкына, “Восток” эшчеләренә һәм җитәкчеләренә. Иң зур шатлык безнең тормышыбызда — булышучылар бар әле, актив кешеләр дә арта бара, шөкер.
 
Шамил МАМЫШЕВ.
Иске Мәчәләй авылы.

Просмотров: 769

Комментирование запрещено