Таллыда кунакта

ШагаеваСамара өлкәсенең көньяк җир­ләрендә гомер-гомергә башкортлар яшәгәннәр. Әле Х гасырда ук гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, Идел буена сәяхәт иткәндә, Кондырча елгасы буенда башкорт милләте яшәве турында язып калдырган. Ә архив документларына караганда, Ыргыз елгасы буена башкортлар XVIII – XIX гасырларда килеп урнаша башлаганнар. Якынча шул вакытта Таллы – Каскын (русчасы – Кочкиновка) авылы да барлыкка килгән. Бу исем бирегә килеп урнашкан беренче башкорт кешесе — Каскын исеменнән алынган, дип сөйлиләр.

Башкортлар өлкәнең башка район­нарында да бар. Ләкин Большая Черниговка якларында иң күбе – ике меңгә якын. Таллы, Кыпсак, Диң­гезбай, Бөрйән, Ыргыз, Кинйәгол – болар барсы да башкорт авыллары. Ә менә Хәсән авылы инде беткән, дияргә дә була. Нәкъ шушы авылда “Ыргыз” романы авторы, башкорт язу­чысы Һәдия Дәүләтшина туып-үскән. Хәзер Башкортостан каласы урамнарының берсе аның исемен йөртә, Сибай, Бирск шәһәрләрендә аңа һәйкәлләр куелган. Самара өлкәсенең Большая Черниговка районында да аңа һәйкәл бар. Тик ул Костино авылында. Һәр елны бу якларда Һәдия Дәүләтшинага багышлап фестиваль оештырыла.

Фатыйма Шагаева – Таллы авылы гореф-гадәтләрен саклаучы, йокым­сырап киткән авыл урамнарын гармун тавышы белән җанландыручы ут кебек хатын. Аңардан башка бу якларда бер генә бәйрәм дә үтми. Мине аның белән таныштырганда — клуб мөдире, “Туган моңнар” фольклор ансамбле җи­тәкчесе, дип әйттеләр. Ә гамәлдә исә ул гомере буе шофер булып эшләгән икән!

- Ничек итеп машина йөртүче клуб мөдире булып китә алды соң?

- Мин 1971 елдан гына  мәдәният-сәнгать өлкәсенә кереп киттем. Дөрес, аңа кадәр дә гармунда уйнарга ярата идем. Көндез – руль артында, кичен – баян белән. Ә беренче мәртәбә баянны кулыма 8 яшемдә алдым. Бу болай булды: бертуган абыем Сәмигулла әтидән гармун сорап яфалый. Авылда берәү гармун сата икән. Ә сатып алырга теләүчеләр дүртәү. Сатучы озын-озак уйлап тормаган, тоткан да, дүрт билет ясаган. Өчесе буш, дүртенчесендә “гармун” дип язылган. Сәмигуллага эләкте бу билет. Ә ул уйный белми. Таныш бер кешене дәштереп, уйнарга өйрәнә башлаган иде, барып чыкмады. Алай да, эшкә киткәндә, миңа бармак яный: “Гармунга тотынасы булма!” – ди. Кая анда! Абый чыгып китү белән гармунны алам да көне буе шыңгырдатам. Сәмигулла өйрәнә алмады, ә мин тәки булдырдым бит менә!

Аның каравы, Сәмигулла миндә техникага мәхәббәт уятты – машина, трактор һәм мотоцикл йөртергә өйрәтте.

14 яшемнән урман питомнигында эшли башладым. Анда да машина йөр­түчеләр кирәк икән. Шулай мине ДОСААФ курсларына шоферлыкка  укырга җибәрделәр. Утыз ике егет һәм мин – бер кыз. Шул егетләрнең сигезесе имтихан бирә алмады, ә мин бирдем!

Комсомол оешмасы җитәкчесе булып киткәч, клубта төрле чаралар оештырырга туры килә иде. Беркөн клубка Башкортостаннан ике хатын килеп керделәр һәм минем гармунда уйнаганны тыңлап торганнан соң: “Укыйсың киләме?” — дип сорадылар. “Килә!” — мин әйтәм. Шулай итеп мин читтән торып Уфа мәдәни-агарту көллиятенә укырга кердем. Көндез – эштә, кичен – клубта, сессияләр вакытында – Уфада…

Фатыйма Кәбир кызы эшкә килгәндә клуб әле бик иске булган. Ничәмә еллар буе: “Клуб искерде, тиздән ишелә бит инде!” — дип сөрән сала торгач, ишеткәннәр хөкүмәттәгеләр аны. Шулай Таллыда яңа кирпеч Мәдәният йорты калкып чыга. 1981 елның февралендә Совет Армиясе көненә зур концерт оештырыла.

Шул ук вакытта биредә “Туган моңнар” дип аталган ансамбль дә оеша башлый. “1994 елда безне Нефтегор­скига концертта катнашырга чакырганнар иде. Коллективыгызның исеме бармы, дип сорадылар. Мин озак уйлап тормадым, “Родные напевы” дидем. Дөресе шул: без бит туган як моңнарын  башкорт телендә яңгыратабыз!”

Бүген коллектив халык ансамбле исемен йөртә. Аның составында 58 – 72 яшьтәге унике кеше катнаша. Авыл клубында “Кыңгыраулар” дип аталган балалар коллективы да бар. Аның җитәкчесе – бала чагыннан башкорт биюләрен яраткан Әлзирә Гарифова.

Кызганычка, Каскын бала­ла­рының күпчелеге башкорт телен бел­миләр. Ә менә район үзәгендәге 2 санлы мәктәптә башкорт теле укытыла. Тик Таллы авылы балалары башка мәктәпкә укырга йөриләр. “Фатыйма Шагаева һәм Әлзирә Гарифова кебек милли җанлы кешеләр аркасында гына башкорт теле әлегә яшәп килә”, — диләр авылдашлары.

2013 елда, Мәдәният сараенда ремонт ясалгач, Фатыйма Кәбировна биредә музей оештырырга алына. “Әти-әнидән миңа бик күп борынгы әйберләр калган иде. Шул әйберләр музейның беренче экспонатлары булды да инде. Бүлмәләрнең берсендә борынгы башкорт өе экспозициясе оештырдык. Әнә теге сандыкны күрәсезме? 1936 елда анда минем әнинең бирнәсе булган. Аннары кешеләр башка борынгы әйберләр китерә башладылар. Ә менә бу сандыкны күтәреп бер авылдашыбыз фронтка киткән һәм кайткан да”.

Бу музейга килеп керү белән, күзгә сәкедәге аллы-гөлле мендәр-юрганнар, суккан паласлар ташлана. Ә алар өстендә – урза. Аңа өйдәге иң матур кием-салым, яулык-эскәтерләр эленә, ә түбә матчасына бишек асылган. Идәндә, әлбәттә инде, киез кошма.

Таллы музеенда борынгы артефакт та бар – бизәкләп эшләнгән тимер сукмар. Бу әйберне музейга тапшырган хатынның ата-бабалары шушы скипетрга охшаган сукмар белән ауга йөргәннәр. Ул буыннан-буынга күчеп килгән…

Башкорт халкының милли гореф-гадәтләре, моңлы көйләре, борынгыдан килгән аш-сулары белән танышасыгыз килсә, Таллы авылына рәхим итегез. Фатыйма апа һәм аның ансамбле әгъзалары сезне киң күңел һәм башкорт моңнары белән каршы алырлар.

Сергей ЗАХАРОВ.

(“Социальная газета”)

 «Бердәмлек».

Просмотров: 776

Комментирование запрещено