Шенталыда 30 ел элек ай калыкты

92_big30 ел элек Шенталы мәсҗиденә манара утырдылды. Шенталы станциясе бер үк вакытта район үзәге дә булып тора. Биредә татар халкының затлы дәвамчылары яши. Кайсын гына алсаң да, горурланырлык шәхес. Халык көче белән мәсҗид бинасы калкып чыкты. Еллар бел гыйбадәтханә зурайтылды.

Ниһаять, 30 ел элек, 1990 елда декабрьнең сигезендә бинага манара утыртылды. Шенталыда мөселман билгесе барлыкка килде, татарлар чынлап торып изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне өйрәнүгә көч куя башладылар.
 
Беренчеләрдән булып төпле белем алырга керештеләр:
Шамилә Ибраһимова,
Әлфия Суфиянова,
Асия Рәсүлова,
Фәһимә Сабирова,
Зөлфия Җаббарова,
Рауза Габбасова,
Әклимә Галиуллина,
Шакирә Җаббарова,
Сафиулла Гарифуллин,
Әнвәр Суфияенов,
Гамирулла Исхаков,
Фаимә Исхакова,
Сания Мөрсәлимова,
Әнисә Хәйретдинова,
Асия Хәмидуллова,
Рәисә Мотыйгуллина,
Мәрьям Вәлиева.
Дәресләрне Денис авылы хәзрәте Габделҗәмил Садыйков алып барды. Ислам дине дәресләрен оештыруны Шамилә Ибраһимова үз өстенә алды. Дәресләр алып барыр өчен урынны музыка мәктәбе директоры Марат Рәсүлев бирде.
Шенталы станциясендә мәсҗид төзелеше район җитәкчесе Владимир Петров һәм Самар өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның күз угында булды.
 
Мәгълүматларны  Салман угылы Әнвәр СУФИЯНОВ язган “Шентала станциясе мөселманнарының Ислам тарихы” китабыннан
Шамил БАҺАУТДИН сайлап алды.

Просмотров: 688

Комментирование запрещено