Певец Салават Фатхетдинов объявил о своей болезни в Instagram / Коронавирус Салават ФӘТХЕТДИНОВны да еккан…

c9eb667831285ad3Популярный татарский певец, народный артист Татарстана и Башкортостана Салават Фатхетдинов объявил о болезни в своем instagram-аккаунте. Певец даже не смог дописать подпись к выложенному видео.

Ранее «Реальное время» публиковало стенограмму беседы Салавата Фатхетдинова с актером Камаловского театра Искандером Хайруллиным о безграничной любви к театру им. Камала, проблемах татарской нации и современной эстрады.

realnoevremya.ru

***

Үзенең авырып китүе хакында танылган җырчы Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте.

 Үзенең авырып китүе хакында танылган җырчы Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бүгенге көндә Татарстан республика клиника хастаханәсендә коронавирустан дәвалану курсы уза. “Таҗлы зәхмәт” җырчыны гына егып калмаган, Салават абыйның хатыны Ләйсән дә хастаханәдә ята.

Бу хакта танылган якташыбыз үзенең Instagram-аккаунтындагы шәхси битендә хәбәр итте. Ул болай дип яза: “Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел. Әлегә племянник Айдар Фәтхетдиновны ты…” Аңлашылуынча, шушы посты аша  җырчы үзенең туганнан-туган энесе Айдар Фәтхетдиновның “Көтәр кешең барда кайт икән” җырын тыңларга чакыра иде.

“Тыңлагыз” сүзенең дә ахырына кадәр язып бетерелмәве җырчы иҗатына гашыйк тамашачылар арасында зур шик-шөбһә тудырды. Әлеге минутка комментарийлар саны 300гә якынлашты. Һәммәсе дә диярлек Салават Зәки улына һәм аның тормыш иптәше Ләйсәнгә тизрәк савыгуларын тели.

Без дә барлык укучыларыбыз исеменнән әлеге теләкләргә кушылабыз. Тизрәк савыгып чыгып, Сезнең яңа концертларыгызны күрергә язсын, Салават абый!

tulpar.rbsmi.ru

Просмотров: 1138

2 комментариев

  1. Без Сезне хормэтлибез яратабыз Сезгэ исэнлек телибез Самарада котеп калабыз.

  2. авыруны ж,ин,еп чыгыгыз, Салават Закиевич