Хәзер инде ялгыз калгач,
Уйлар килә башыма:
Тагын нәрсә язылгандыр
Киләчәк язмышыма?..
Дару сатып алып була,
Исәнлекне булмый шул.
Бер җирем дә авыртмасын,
Эшләсеннәр аяк-кул.
Яшьлегемә кайтыр идем,
Әгәр картлык җибәрсә.
«Хәзер анда балаларың,
Учырт узды», — димәсә.
Күзләрем кайчак чыланды
Күңелгә авыр булганда.
Вакытлыча туры килә
Чарасыздан еларга.
Әти-әни белән яшәп,
Соңгы юлга озаттым
Горурланам шуның белән:
Аларны ташламадым.
Узганнарга кайтып булмый,
Юллары ябык инде.
Булганына бик канәгать,
Бәхетне миңа бирде.
Алты хатын алмаштырдым,
Һәрберсенә - зур рәхмәт!
Бөтенесе яхшы булды,
Күрсәттеләр күп рәхәт.
Балаларым, оныкларым -
Бөтенесе исән-сау.
Туганнарым-дусларыма
Кирәкми бернинди дау.
Бер Ходаем көч-куәт бир
Авырлыклар җиңәргә.
Тормыш йөген тартыр өчен
Үз-үзеңне җигәргә.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1217
Кайгыларны бергә җыеп. Алыштырасы иде шатлыкка Бөтен булган чирләремне Исәнлеккә-саулыкка….