Зыялы һәм затлы кеше сез

БезымянныйЯшьлегебез хатирәләре һәрвакыт мәктәп еллары һәм укытучылар белән бәйле. Без укыган елларда Иске Ярмәк мәктәбендә берничә укытучы гаиләләре бар иде. Шулар арасыннан Абдулла һәм София Шаһиевлар, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәм­мәтҗановлар, Салих һәм Рәйсә Шәрәфетдиновлар, Нури һәм Әкълимә Баһаутдинов­лар, Гали һәм Кәримә Галлямовларны билгеләп үтәсем килә. Шулай ук озак һәм уңышлы эшләгән аерым укытучылар Рәхимә Баширова, Сәхия Шәвәлиева да бала күңеленә аң белем салу эшенә зур өлеш керткән шәхесләр. Минем тормышымда шуларның икесе — бу коллективка алтмышынчы еллар башында килеп кушылган Сәхия Нурсәхи кызы Шәвәлиева һәм Гали Вәли улы Галлямов бик зур роль уйна­дылар. Казан педагогия институтына кергән җиремнән, авылымны сагынам, кайтам, дип, ул вакытта алар эшләгән сельсовет телефонына шалтыраткач, юлыма аркылы ятып диярлек укуымны дәвам итәргә мәҗбүр иттеләр. Хәзер дә алар минем өчен иң зур кешеләр, чөнки алар аркасында укытучы профес­сия­се алып туган авылыма эшкә кайттым, һәм әле дә яраткан эшемнән аерыла алмыйм.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым.
Синнән алган шушы белемне
Бүген үзем укучыма бирәм.
Бу соң үзе бәхет түгелме?

Хәер, бүгенге язмамны башка укытучыларга багышларга ниятләгән идем. Үткән гасырның алтмышынчы елларында Иске Ярмәк, Чулпан авыллары укучылары һәм аларның әти-әниләре география укытучысы Әсхәт Хәмит улы Баһаветдиновны бик тә хөрмәт итәләр иде.

Әсхәт Хәмит улы 1920 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмит Хөснулла улы һәм Фатыйма Закир кызы Баһаветдиновлар гаиләсендә икенче бала булып туган. 1940 елда Камышлы урта мәктәбен тәмамлап, ул Кызыл Армия сафларына алына. Яшь командирлар курсларын узгач, Әсхәт 20нче армиянең 161нче укчылар девизиясенең 664нче артиллерия полкы орудиесе командиры итеп билгеләнә. Алар сугышны беренчеләрдән булып Смоленск тирәсендә каршы алалар. Бер айдан артык Вермахтның танк һөҗүмен тоткарлап торалар. Август башында Әсхәтне иптәше белән бергә дошман разведчикларын юк итәргә җибәрәләр, ләкин алар снайпер уты астына эләгәләр. Әсхәт абыйның уң кулы яралана, күп канын югалта. Сугышчылар командирны кыр лазаретына илтеп салалар. Әсхәт Хәмит улы, башка яралылар арасында ярдәм көтеп, ике көн ята. Яра эренли башлый. Бәхетенә, аны авылдашы Нурсалих Сәлимов табып ала. Ул табибны чакырып китерә, яраны эшкәртәләр һәм кулына гипс салалар. Әсхәт Хәмитович икенче тормыш бүләк иткән авылдашы Нурсалих Сәлимовка йөрәгендә рәх­мәт хисләрен гомер буе сак­лап яшәде.

Госпиталь белән бергә Әс­хәт эвакуациягә эләгә, 1941 елның 30 августыннан 1942 елның 14 февраленә кадәр Ырынбур госпиталендә дәва­лана. Уң кулының эшләмәячәге ачыклангач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, фронтовик туган авылына икенче төркем инвалиды булып кайтып керә. Аңа озак эшсез йөрергә туры килми, сельпо җитәкчесе итеп билгелиләр. Бераздан Әсхәт Урдалыдан килгән Афзалия исемле кыз белән таныша, һәм алар өйләнешәләр. Әмма, ир белән хатын бер учреждениедә эшләргә тиеш түгел дип, бераздан Афзалияне Иске Ярмәк балалар йортына тәрбияче итеп күчерәләр. 1944 елда бәхетле парның беренче баласы булып уллары Булат туа.

Канкойгыч сугыш җиңү белән тәмамланып, тыныч көн­нәр башлана. 1946 елда Баһаветдиновлар гаиләсе Үз­бәкстанга туганнары янына күчеп китә. Анда алар икесе дә читтән торып Сәмәрканд педагогия институтын тәмамлыйлар. Әсхәт Хәмит улы завуч вазыйфасын алып бара һәм география фәнен укыта. Афзалия Хаҗиевна рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, күпмедер вакыт немец теле дә укыта. Моннан тыш, Әсхәт Хәмит улы өстәмә рә­вештә Фәрганә дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Ба­һа­вет­диновлар гаиләсе үз­бәк халкы арасында хөрмәт казана.

1960 елда, Әсхәтнең әнисе вафат булгач, Хәмит абый үтенече буенча Баһавет­ди­новлар туган авылларына кай­талар. Башта Әсхәт Хә­митовичны балалар йорты директоры итеп билгелиләр. Бер елдан ул Иске Ярмәк урта мәк­тәбенә география һәм биология укытучысы булып эшкә алына. Ә Афзалия Хаҗиевна рус теле укыта. Мәктәптә эшләү белән бергә Әсхәт Хәмит улы 25 елдан артык «Белем» лекторлар төркемен җитәкли, авыл хезмәтчәннәре һәм күрше авыл халкы, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясый. Аның лекцияләрен барысы да зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Лектор публиканы кызыксындыра, уйланырга, уйларга мәҗбүр итә, авыл халкының күпсанлы сорауларына җавап бирә.

Педагогия, лекторчылык эшчәнлегендә зур тормыш тәҗрибәсе, белеме, төрле яшьтәге кешеләр бе­лән элемтәләр урнаштыру сә­лә­те, һәм, әлбәттә, аралаша белүе аңа бик нык ярдәм итә. Аны белгән кешеләр һәм элеккеге укучылары Әсхәт Хәмитовичның бу сыйфатларын әле дә искә алалар. Әсхәт Хәмит улының туганнары Наилә һәм Әкрәм дә үз тормышларын яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлаганнар.

Фронтовик, хезмәт ветераны Әсхәт Хәмит улы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Әмма ул медальләре белән беркайчан да масаймады, коллективның, укучыларының һәм авыл­даш­ларының хөрмәтен иң зур бүләк дип санады.

Афзалия Хаҗи кызы белән үрнәк гаилә булып, алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Булат — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Марат — Иске Ярмәк ветеринария хастаханәсендә өлкән ветеринар, ә уртанчы балалары Рузалия, кызганычка, безнең арада юк инде
Әсхәт Хәмит улы һәм Афзалия Хаҗи кызы арабыздан киткәнгә 30 елга якын вакыт узган инде. Әмма алар турындагы якты истәлек элеккеге укучылары күңелендә мәңге яшиячәк.

Фәния ГАТИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1256

3 комментариев

  1. Эсхэт хэмитович без сезне онытмыйбыз урыныгыз жэннэттэ булсын аминь

  2. Безнен яраткан укытучы Асхэт абый БИК яхшы кеше иде урыныгыз ожмахта булсын аминь

  3. Безнен яраткан укытучыларыбыз