Болгарда сигезенче тапкыр Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәреләчәк

Mavlid201928-нче октябрьдә (Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы кичендә) Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел сигезенче тапкыр оештырыла.

Мәүлид ән-Нәби тантаналары Болгар ислам академиясе бинасында чарага чакырылган шәрәфле һәм дәрәҗәле кунаклар һәм катнашучыларның җәмәгать белән ахшам намазы укуы белән ачылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә намаз укып дога кылганнан соң, барлык катнашучылар академиянең күпфункцияле залына күчәчәк. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Махсус кунак буларак чарага Мисыр дәүләтеннән танылган нәшидче, дини җырлар башкаручы Мостафа Атиф чакырулы. Ул тантананы Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрәчәк. Кичәне шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков бизәячәк. 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы көтелә. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре, Болгар ислам академиясе шәкертләре катнашачак.

Мәүлид чараларын оештырганда һәм үткәргәндә Нәзарәт тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күреләчәк. Катнашучыларның медицина битлекләреннән булулары һәм мәчеткә, академиягә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри шарт булачак.

Мәүлид бәйрәмен яктыртырга массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла. Аккредитация +7 917 864 64 80 телефоны буенча 27 октябрьдә көндезге сәгать өчкә кадәр (15.00) уздырыла.

dumrt.ru

Просмотров: 767

Комментирование запрещено