В одной из школ Самары учащиеся будут иметь возможность изучать татарский язык / Самарада яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели

imgonline-com-ua-Frame-blurred-R9Qp5Azc06В школе №7 им. Героя Российской Федерации М.Т. Калашникова микрорайона Крутые Ключи г.о. Самара решается вопрос о возможности преподавания татарского языка.

По поручению члена Совета Всемирного конгресса татар, президент СРТОО «Дуслык» Фахрутдина Канюкаева главный редактор сайта «Татар-Дуслык» Искандер Саитов встретился с директором школы Галиной Петровной. Во время общения выяснилось, что руководитель образовательного учреждения делает все возможное, чтобы решить этот вопрос в положительную сторону.

26 октября вновь состоялась встреча Искандера Зиннуровича с Галиной Петровной. В результате встречи произошло знакомство с предполагаемым кандидатом на должность преподавателя татарского языка Миляушой Рахматуллиной. Были обсуждены вопросы  организации учебного процесса и принято решение, что со II четверти учащиеся школы №7 микрорайона Крутые Ключи г.о. Самара будут иметь возможность изучать татарский язык в стенах родной школы. Галина Петровна пообещала сделать все возможной для того, чтобы со второго полугодия изучение татарского языка было включено в школьную программу согласно Федеральному закону от 3 августа 2018 г «О внесении изменений в статьи 11 и 14 Федерального закона «Об образовании в Российской Федерации».

tatar-congress.org

***

Самараның  Крутые Ключи микрорайонында яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели. Шул мәсьәлә буенча Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем Бөтендөнья татар конгрессы Советы әгъзасы, өлкә “Дуслык” ижади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка киңәш сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Узган атнада “Татар-Дуслыгы” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов, Фәхретдин Бәдретдин улы кушуы буенча, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы  мәктәбе директоры Галина Путинцева белән очрашып, шушы белем бирү йортында татар теле укытуны оештыру турында сөйләште.  Галина Петровна бу мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Ул киңәш сорап өлкә мәгариф департаментына да мөрәҗәгать иткән инде.

26 октябрьдә Искәндәр Зиннур улы кабат Галина Петровна белән очрашты. Мөхтәрәм кунак татар теле укытучысы вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидат Миләүшә Нурислам кызы Рәхмәтуллина белән танышты.

Очрашу вакытында 2020-2021 уку елының II чирегеннән  Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә укучы татар балалары өчен ана телен өйрәнү мөмкинлеге булдырылачак, дигән карар кабул ителде. Ә икенче яртыеллыктан татар телен өйрәнү мәктәп программасына кертелсен һәм балаларның «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законның 11 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 3 августындагы 317 – ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ана телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен Галина Путинцева  көченнән килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде.

tatar-congress.org

Просмотров: 858

Комментирование запрещено