Казанга Болгарда узачак Мәүлид ән-Нәби кунаклары килә башлады

DSC_2926Рабигыль-әүвәл аеның 9-нчы көнендә (26-нчы октябрьдә), Казанга чәршәмбе көнне Болгарда узачак Мәүлид ән-Нәби чарасы кунаклары килә башлады. Шуларның берсе – Истанбул шәһәре Мәрмәрә университетының теология факультеты деканы урынбасары, доцент, доктор Мөхәммәд Абай, Татарстан башкаласына килеп җитү белән үк, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күреште.

Очрашуда мөфти аңа нәзарәтнең Коръән бастыру, китаплар нәшер итү һәм мәгърифәтчелек, дәгъвәт юнәлешендәге эшләре турында сөйләде. Мөфтиятнең нәшрият өлкәсендәге хезмәте чит ил кунагында аеруча зур кызыксыну уятты. Камил хәзрәт Коръәнне бастыруның татар традицияләрен торгызу этаплары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу юнәлештәге соңгы казанышлары хакында бәян итте. Мөфтият нәшер иткән Кәлам Шәриф басмасы дөнья күләмендә халыкара стандартларга туры килгән дип танылуына, шулай ук Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты идарәсенең уңай бәя алуына, Коръәнне өйрәнү өлкәсендә мөфтият куйган тырышлыкларга карата Мөхәммәд Абай үзенең тирән хөрмәтен белдерде.

Татарстан мөфтиятенең Коръән нөсхәләре белән танышканнан соң, ул шулай ук үзенең дә уңай күзәтүләрен билгеләп үтте. Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп мөхтәрәм кунакка нәзарәт тарафыннан чыгарылган Коръән басмалары, нәзарәт тарафыннан Татарстанда кыйраәт белгечләрен әзерләү өчен файдаланучы китаплар, аерым алганда Муса Бигиевның “Шатыбия” китабының Казан басмасы белән таныштырды.

Моннан тыш, Камил хәзрәт кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең структурасы хакында мәгълүмат бирде, нәзарәт буенча экскурсия үткәрде, татар халкында ислам диненең таралуы турында сөйләде.

dumrt.ru

Просмотров: 694

Комментирование запрещено