Кайда туган – шунда ярап куйган

Ильфат1Камышлы районының Татар Байтуганы авылында яшәүче Илфат Бәдретдинов күпчелек авыл яшьләренә үрнәк булырлык. Ул бәхетен читтән эзләүчеләрдән түгел, 2015 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институтын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайтып, җирле мәктәпкә тарих укытучысы булып эшкә урнаша, гаилә кора. Үз һөнәренә гашыйк булган, энергиясе ташып торган егет район һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап тора.

- Илфат, бүген авыл яшь­ләре шәһәрләргә китү ягын карый. Сез ничек авылда төп­ләнеп калырга булдыгыз әле?

- Минем дә Казанда калырга мөмкинлегем бар иде. Дип­лом эшемне “бишле”гә яклагач, остазларым магистратурага укырга керергә үгетләделәр. Тик мин үзем өчен киләчәккә максатларны билгеләгән идем инде. Бөтен күңелем белән туган авылымны яратам, балачактан аның тарихы белән мавыгам. Монда, әлбәттә, бабамның — җирле тарихны өйрәнүче Әбүзәр Бәдретдиновның өлеше зурдан. Аның эшен дәвам итәргә, яшьләрдә туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә телим.

- Замана балалары кү­бесенчә гаджетлар белән ма­­выга, буш вакытларын интернетта уздырырга ярата шул. Аларны тарих белән кызыксындыра алдыгызмы?

- Укучыларым белән уртак тел тиз таптым. Укытучы – ул остаз да, якын дус та булырга тиеш бит. Балалар минем белән киңәшә, серләрен уртак­лаша икән, димәк, мин аларның ышанчыларын яулый алганмын. Дәресләрдә дә алар бик актив. Нинди тема узсак та, безнең як тарихы белән чагыштыралар, сорауларын яудырып торалар. Бердәм дәүләт имтиханнарында минем фәннәрне сайлаган укучыларның яхшы нәтиҗә күрсәтүләрен хезмәтемә югары бәя бирү, дип кабул итәм.

- Илфат, Сез Әбүзәр баба­гызның эшен дә дәвам итәсез, дигән идегез?

- Әлбәттә. 2017 елда аның хезмәт җимеше — “Камышлы регионы татарлары тарихы” исемле китабы дөнья күрде. Бу эштә гаиләбезгә Әлмәт дәүләт нефть институты профессоры, тарих фәннәре докторы Кронид Корепанов һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент Айрат Гайфетдинов ярдәм иттеләр. Кызганычка, бу вакытта бабабыз гүр иясе иде инде (урыны оҗмахта булсын).
Төбәгебезнең үткәнен өй­рәнү һәм укучыларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан мин Рус Байтуганы мәктәбендә “Легион” хәрби-спорт клубы оештырып җибәрдем. Анда бары тик яхшы укыган, тәртипле укучыларны гына кабул итәбез. Чөнки клуб әгъзасы башкаларга үрнәк булырга тиеш. “Легион”га кабул итсеннәр өчен, кайбер балалар яхшы укый башладылар, тотышлары да уңай якка үзгәрде.
Легионлылар тормышы бик кызыклы. Без походларга, экскурсияләргә йөрибез, туган якны өйрәнәбез, “Зарница” кебек район күләмендә узган чараларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
“Легион” клубы авыл тормышында да актив катнаша. Нинди ярдәм кирәксә дә, без һәрвакыт әзер. Мәсәлән, узган елны Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Сәләй Вагыйзовның музей-йортын төзекләндерергә ярдәм иттек. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Нурания апа Абзалова оештырган чарада катнаштык. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Кашапов та безнең үтенечләрне кире какмый. Күптән түгел җирле хакимият балаларга хәрби киемнәр сатып алды, аяк киемнәре белән дә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
Балаларның мәктәптән тыш вакытларын файдалы уздыру максатыннан Байтуган, Иске һәм Яңа Ярмәк авыллары мәктәпләрендә каратэ дәресләре дә уздырам.

- Сез мәктәп һәм авыл тормышында актив катна­шасыз. “Кайда туган — шун­да ярап куйган” өлкә акция­­сендә приз­лы урынга лаек булган идегез. Күптән түгел “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип аталган XVI өлкә педагог осталыгы бәйгесендә “Туристлык — туган якны өйрәнү” но­минациясендә җи­ңүче булдыгыз. Ничек итеп бөтен нәр­сәгә дә өлгерәсез?

- Әти-әнием, тормыш ип­тәшем Юлия, укучыларым, хезмәттәшләрем һәм авыл­дашларымның ярдәмен тоеп яшим. Һәр бәйге белемемне арттырырга, профессиональ яктан үсәргә ярдәм итә. Шул ук вакытта укучыларым белән дуслык җепләрен дә ныгыта. “Кайда туган – шунда ярап куйган” акциясендә катнашканда, алар миңа караганда да ныграк дулкынландылар. Моның өчен аларга зур рәхмәт.

- Гаиләгезгә вакыт каламы соң?

- Тормыш иптәшем Юлия һөнәре буенча укытучы, ул еш кына мәктәптә югалып торуымны аңлый. Сүз уңаеннан, хатыным – шәһәр кызы. Миңа кияүгә чыкканда авылда яшәргә ризалашты. Кечкенә генә булса да үз хуҗалыгыбыз бар, умарталык тотабыз. Хәзер Юлия кызыбыз Алинә белән декрет ялында.
Әтием Айрат белән әни­ем Гүзәлия дә күршедә генә яшиләр. Бер-беребезгә ярдәм­ләшеп, тату гомер итәбез.

- Илфат, сез авылда кал­ганыгызга үкенмисез, тор­мышыгыздан тәм табып яши­сез. Ә күпчелек яшьләрнең авылда каласы килми. Ник алай була икән?

– Төп сәбәбе – эш урыннары булмау һәм түбән хезмәт хакы. Ата-аналар балаларына яхшы белем бирергә телиләр. Авылларда балалар бакчалары һәм мәктәпләр ябылу аларны район үзәкләренә яки шәһәрләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә.

Авылда калып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче уңган, булдыклы яшьләр күп. Сер түгел, гаиләгә өстәмә керем булсын дип, мин дә үз эшемне башлап җибәрергә теләр идем. Мәсәлән, быел авыл халкы өчен Казанга экскурсияләр оештыргаладым. Үзем шунда укыгач, шәһәрне, аның тарихын яхшы беләм. Якташлар: “Шәп булды, тагын барып кайтыйк әле”, — дип, мактыйлар. Ә ни өчен зур машина алып, шундый экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнмәскә? Тик яшьләрнең иртәгәсе көнгә ышанычы юк. Авыл эшмәкәрләренә беренче елларда дәүләт ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде. Бу күп яшьләргә туган җирләрендә калырга этәргеч булыр иде, дип уйлыйм.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илфат. Игелекле хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек». 

Просмотров: 789

Один комментарий

  1. Поздравляю!!!