Мәүлид бәйрәме җитә

8da18d2d79a91699a4a2a21b7e20b2cb17 октябрьдан ислам дөньясында иң изге айларның берсе – рабигыль-әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм рабигыль әүвәл аеның уникенче көнендә туган (быел ул 28 октябрьга туры килә, пәйгамбәребез туган көн Мәүлид бәйрәме дип билгеләп үтелә), рабигыль-әүвәл аенда дөньядан үткән.

Без бу айда аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә, аны күбрәк искә алырга, аңа охшарга тырышырга тиеш. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең күркәм сыйфатларының бере күркәм холкы, күркәм әхлагы. Аллаһ Раббыбыз да аңа синең әхлагың төзек булмаса, синең күңелең йомшак буласа, сиңа иярүчеләр дә шушы хәтле күп булмас иде, дип әйткән. Ислам динебезнең нигезе булып тәүхид – бер Аллаһка гына ышану торса, аның икенче мөһим өлеше – гүзәл әхлак, күркәм холык. Аллаһның безгә боерылган фарызлары, тыйган хәрамнары бүген безнең әхлагыбызны төзәтергә ярдәи митә. Әгәр бер кеше намаз укып, ураза тотып, аның холкы яман булса, аның теленнән дә, кулыннан да башкалар зыян күрсәләр, бу вакытта шушы ямьсез холкы, начар гадәтләре кылган фарыз-гамәлләрен юкка чыгара, аларның әҗерен бетерә.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай әйтелә: “Бер кеше гүзәл, күркәм холыкка ия булса, аның шушы гүзәл холкы нәфел уразалары, нәфел намазы савабын алу дәрәҗәсенә күтәрелер”.

“Мәүлид бәйрәмен ничек үткәрергә?”

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Әмма, һичьюгы елга бер шушы көнне генә булса да үзебезне пәйгамбәребезгә багышласак иде. Шушы зур бәйрәм көнендә Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, савабын алырбыз.

Бу көнне Рәсүлебезгә мөмкин кадәр күбрәк салават әйтергә кирәк. “Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд” дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә Мәүлид бәйрәмен салаватлар әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп, мөмкинлеге булган кеше коръән ашлары уздырып үткәрергә кирәк (Мәүлид ашын ул көнне үткәрә алмаганнар, Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрә ала). Бу көнне барча мөселманнар бәйрәм итә, бер-берсен кунакка чакыра, бүләкләр бирешә. Чөнки Рәсүлебез (с.г.в.) үзе дә әйтә: “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, чөнки шул бүләк ике арада мәхәббәт үстерер”, ди.

Гаетләрдә, шундый зур бәйрәмнәрдә татар халкы таба исе чыгара, камыр ризыклары пешерә. Бу – бәйрәм икәне сизелсен дигән максаттан эшләнә. Мәүлид кичәсендә дә таба исе чыгару – хуп гамәл.

baltaci.ru

Просмотров: 784

Комментирование запрещено