Хәләл маркет: файдалы да, саваплы да

497df195247989d8d6a6d510d6674a4025 октябрьдә Казанның «Туган авылым» ресторанында көтеп алынган Vlll Хәләл маркет узды. Әлеге ярминкәдә бар яктан да уңган хуҗабикәләр кул эшләре, пешергән ризыклары, җитештергән таварларын тәкъдим итте.

Сабыйлар өчен башкалабыздагы балалар үзәкләре педагоглары мастер-класслар оештырды. ТР Диния нәзарәте белән берлектә мәчеттә хатын-кызларга намаз уку тәртибе аңлатылды. Ул гына да түгел, килгән һәр кунак, ошаган әйберне алып, тәм-томнан авыз итү белән бергә, тәҗрибәле табиблар чыгышын тыңлау мөмкинлегенә дә ия булды. Хәләл маркетка килүчеләр тарафыннан мохтаҗлар өчен кием җыю оештырылды. Саваплы да, файдалы да, бай эчтәлекле әлеге чара башкалабыз Казанда уздырыла торган күркәм традициягә әйләнде.

shahrikazan.ru

Просмотров: 581

Комментирование запрещено