Салават Фәтхетдиновта коронавирус юк! Администраторы җырчының хәле турында сөйләде

news_30927Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзен яхшы хис итә, исән-сау, ди җырчының администраторы. Артистның бер атна хастаханәдә ятуы коронавирус белән бәйле түгел. Хәзер Салават өйдә. Коронавируска тапшырган тесты — тискәре, ул аны улы Рөстәм белән бергә Грозныйга автоузышка очып кайтканнан соң тапшырган, ди Дамир Бикбаев.

«Матбугат.ру»га билгеле булганча, концертларны кичектерү дә киеренке эпидемиологик хәл белән бәйле. Салават тамашачыларның сәламәтлеген куркыныч астына куярга кирәкми дип карар иткән. Якындагы чыгышлар, вәзгыятькә карап, яңа елдан соң планлаштырыла.  

«Мин Салаватның «Хәлләр җырларлык түгел…» дигән фразаны язганда нәрсә булганын белмим. Бәлки, арыгандыр, бәлки җырчы Илһам Шакировка һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясаганда тавышына зыян килгәндер», дип комментарий биргән журналистларга Дамир Бикбаев. 

matbugat.ru

Просмотров: 649

Комментирование запрещено