Әнкәемә

Сквер1Бер ай буе җиләк җыйдык
Табигать  кочагында:
Дөгет базы чокырында
Һәм Шәмшулла тавында.

 
Алдында чиләк булса да,
Еракларга үрмәләр.
Үзең өзеп алсаң, тәмле
Әрҗән-мәрҗән тәлгәшләр.
 
Беркайчан да онытылмас
Әнкәем исән чаклар.
Яннарына чакырыр да,
Кысып-кысып кочаклар.
 
Ул әле күз алларымда -
Чәчәк тулы аланда.
Аның кулыннан ашарга
Әче түгел балан да.
 
Шундый назлы, шундый җылы
Әнкәемнең  куллары.
Анарга бик рәхмәтле без -
Кызлары һәм уллары.
 
Үтәргә дә тырышырбыз
Аның васыятьләрен.
Тормышка ашырачакбыз
Әнкәемнең теләкләрен.
 
Ул йокласын тыныч кына,
Әткәем белән бергә.
Аларга тап төшермәбез
Ходай биргән гомердә.
Барлык балалары, оныклары, оныкчыклары исеменнән Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

КОНТЕКСТ:

Просмотров: 1254

Комментирование запрещено