Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ: «Болгарга барган идем, Мәүлидтә булган идем…»

5EEXKSZpj-U1Әлхәмдүлилләһ! 28 октябрьдә улым Мөхәммәд белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чакыруы буенча Шәһри Болгарга изге Мәүлид бәйрәменә барып кайттым.

Менә инде 8нче ел рәттән 12нче Рабигул-әүвәлендә изге Болгарда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Мәүлид бәйрәме оештырыла. Мин, Аллаһыга шөкер, һәр елны диярлек ошбу шатлыклы чарада катнашам.

Беренчедән, мин оештыручыларга, хосусан Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә рәхмәтләремне белдерәсем килә. Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләренең ачык йөз белән каршы алулары бик күңелле булды. Бигрәк тә, улым Мөхәммәдкә бик уңай тәэсир итте.

Икенчедән, чара бик күркәм һәм югары сыйфатта узды. Камил хәзрәтнең Мәүлид уздыру фазыйләтләре хакындагы эчтәлекле вәгазе күңелләребезнең түренә кереп урнашты. Кунаклар тарафыннан башкарылган мөнәҗәтләр, салаватлар һәм нәшидләр җаннарыбызны нурландырды һәм җылытып җибәрде.

Өченчедән, чарада катнашучыларны бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Аллаһының рәхмәте яусын аларга!

Ошбу чара Болгар Ислам академиясенең бинасында узды.

Болгар Ислам академиясе дигәч, аның турында аерым бер мәкалә язырга кирәк. Гәҗәеп матур һәм югары дәрәҗәдә җиһазландырылган бина!

Күргән һәм очрашкан хәзрәтләр турында яза башласам, бик озын мәкалә язырга туры килә. Шуңа күрә бер-икесен искә алсам, бәлки, җитәдер: сабакташым — Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шулай ук сабакташым — Өфә шәһәренең «Ихлас» мәсҗиде имамы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов, Ырынбур өлкәсе мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов….

Аллаһыга шөкер, улым белән хозурланып, нурланып һәм шатланып кайттык.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын!

_4yWLMTMk2E15EEXKSZpj-U1

Сызран шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 910

Комментирование запрещено