Равил Фәйзуллин: «Мирассыз — киләчәк юк»

news_30936Тиздән (көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, быел ук) зур вакыйга – «Татар әдәбияты тарихы»ның соңгы томы чыгып, 8 саллы китапны тәшкил иткән Бөек Мирасының билгеле бер тәртипкә китерелгән елъязмасы – тасвирламасы дөнья күрәчәк, ягъни мең саннары белән билгеләнгән әдәбиятыбызның бүгенгегә тоташтыргын тарихына, шартлы рәвештә булса да, йомгак ясалачак. Аңлаганнар өчен чыннан да зур вакыйга.

Дөрес, моңа кадәр дә татар әдәбияты тарихы галимнәр тарафыннан беркадәр өйрәнелгән. Әйтик, 1984-2001 елларда «Татар әдәбияты тарихы»ның 6 томлыгы чыккан иде. 17 ел дәвамында нәшер ителгән коллектив бу хезмәт, һичшиксез, совет чоры әдәбият фәненең зур бер ядкаре, казанышы саналырга хаклы. Әмма дистә еллар узгач, ул томлыкларда теге яки бу чорга, яки шәхесләргә, әсәрләргә бирелгән бәяләр хәзерге көн таләпләренә бик үк туры килеп бетмәве ачыкланды. Табигый хәл: яңа заман, яңа буыннар, яңа ихтыяҗлар, объективлыкка юнәлтелгән яңа карашлар…  

«Татар әдәбияты тарихы»ның бу басмасы чагыштырмача кыскарак срокта чыгып килә. Беренче томы 2014 елда чыккан иде. 8 томлык – Татарстан Фәннәр академиясе һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегендә төрле тарафларда, төрле җирләрдә яшәп иҗат итүче галимнәрне җәлеп итеп төзелгән. Яңа буын галимнәренә киң урын бирелгән. Афәрин! Киләчәктә томлыклар турында сүз күп булыр әле. Әлегә… тынлык. Соңгы томы чыгып җитмәгәнгә юраган булыйк… Ә чынлыкта зур әһәмияткә ия бу китаплар әдәби хәрәкәттә катнашучы кешеләр кулында юк. Моңарчы чыкканнарының бөтен нөсхәләре кайсы гына язучыда яки әдәбиятчыда бар икән? Әдәбият тарихы китапларының чыгуы турында бөтенләй белмәүчеләр дә бихисап. Парадокс хәл: китап бар да, китап юк та… Бар: 1500 данә белән ул басылып чыккан; юк: ни китап кибетләрендә, ни нәшриятта, ни Фәннәр академиясендә. Хәтта томлыкларны төзеп чыгаручы редакторларның үзләрендә дә. Хәер, ерак барасы юк, үз башымнан кичкән хәл. Томлыкларның 4 сендә минем мәкалә-язмаларым да кергән (танышлык белән берничә томлыкны таптым табуын). 6 томда иҗатым турында да бүлек, аерым зур мәкалә бар, диделәр, тик күрә алган гына юк әлегә. «Татар әдәбияты тарихы»ның 1 томындагы кереш сүздә болай язылган үзе: «китап югары уку йорты студентлары, урта һәм махсус белем бирү мәктәбе укытучылары, аспирантлар, язучылар, гомумән, әдәбиятыбыз тарихы белән якыннан кызыксынган киң катлам зыялы укучыларыбызга тәкъдим ителә».  

Сораша торгач, ачыкланды: ул томлыкларның төп хуҗасы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы булып чыкты. Алар аны бөтенләе белән мәктәпләргә таратканнар. Бер уйлаганда әйбәт бит инде… Ә менә башкаларга ни? Без теләгәннән юкарак булса да, татар тарихы, халыкның үткәне һәмкиләчәге белән кызыксынучы, кереш сүздә әйтелгәнчә, «зыялы укучыларыбыз» да бар бит әле!   

Шунсын да онытмыйк: татарның «үземнеке!» дип әйтерлек дәүләт мәгънәдәге җисми байлыгы юк диярлек. Аның бүгенгегә фәкать рухи байлыгы гына бар. Ә ул рухи байлыкның үзәге, нигезе – әдәбият. Сәнгатьнең бүтән төрләре дә әдәбиятка береккән. Инде бу байлыгыбызны да югалтсак?  

Шикләнмим, «Татар әдәбияты тарихы» томлыклары күбрәк тираж белән янә басылыр ул. Яңаны тудыруга караганда, булганны күбәйтү җиңелрәк. Соңгы елларда элегрәк хыялда гына булган энциклопедик фундаменталь китаплар да дөнья күрде. Хәзер аларны киң катлам даирәләргә җиткезәсе генә бар. Әгәр без гавәм халыкның милли үзаңын үстерергә телибез икән, бу эшкә әйдәп баручы юлбашчыларыбызның тиешле игътибары кирәк, җитди пропаганда кирәк. Шулай булганда гына дөнья бәясе торган бу уникаль томлыклар миллионнар күңеленә барып ирешә алыр.   

matbugat.ru

Просмотров: 729

Комментирование запрещено