Камышлыдан Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА: «Бозым һәм сихер белән матур гаиләләрне җимерәләр…»

0087d759e272c3f9d6aa63e2bcaf83a7Яшь чагыбызда тормышка чыгып, матур гына яшәп ятканда күпләребез ялгыз калды. Тәбигать дигәндәй, һәркайсыбыз  парлап яшисе килә, билгеле. Ә бит ир-атларның сан буенча хатын-кызлардан азрак булуын статистика әллә кайчан исбатлады…

Ялгыз хатыннардан: «Яхшы ир-атлар гаиләле. Безгә дә андыйлар кирәк тә бит, нишләргә соң?Күпхатынлылык булса иде шул,» — дигән сүзләрне күп тапкырлар ишеткәнем булды. Мәчеткә намазга йөрүче ир-атлар да шул ук фикердә: «Пәйгамбәребез берничә хатын-кыз белән яшәгән», — диләр. 

Шулай ялгыз хатыннар ярларын эзлиләр, насыйп булмагач, парларын тапмагач, кайберәүләре күрәзәчегә яки сихерчегә дә баралар, башка бәхетле гаиләләрне бозалар.  Ә сихер белән кешене хәерчелеккә чыгарып та, сәламәтлектән яки сөйгән ярыннан аерып та, нәселсез калдырып та була… 

Башларыннан үткән хатын-кызлар сөйләгәннәрдән… Яхшы урыннарда эшләүче хатын-кызлар дәрәҗәләрен югалталар. Бик каты авырыйлар, хастәханәләрнең файдасын күрмиләр, түшәккә калалар, хәтта якты дөнья белән хушлашалар. Ир-ат бозым ясаучы хатын-кыз белән бәйләнештә була, иптәшен югалткач, сихерләүче хатын белән кушыла. Азагы хәерле булмый, ир-ат үзенең хатыныннан да яхшырак кеше булмаганын аңлый аңлавын.

Әй, шундый бозым-сихерләр белән шөгыльләнүче хатыннар… Начарлыгыгыз начарлык белән, яхшылыгыгыз яхшылык белән кайтачагын уйлап карагыз әле сез!..

Шундый мисал, булган хәл…  Бер апа түшәктә ята, ә тормыш иптәше — чибәрләрнең  чибәре. Бу чибәр абзый сырхау хатыны өстеннән йөреп, мәхәббәте көчле булгач, сөяркәсен үз өенә алып кайта.  Күпмедер вакыт узгач үз хатыны саргаеп, гарьләнеп,  якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша. (Авыр туфрагы җиңел булсын). Шулай яши торгач,  чибәр абзый да бакыйлыкка күчә. Матур апа бай тормышлы өйдә яшәвен дәвам итә. Айлар, еллар үтә. Сөяркәгә рәнҗешләр, каргышлар, күз яшьләре килеп бәрелә башлый. Ике баласын да  соңгы юлга озата. Акырып елап, бер ялгызы утырып кала…

Төшми түгел, рәнҗешләр-каргышлар төшә…

Якыннарым, якташларым, белгәннәрем-белмәгәннәрем! Ярамаган эшләр башкарып — бозымнар ясап, гаиләләр җимереп йөрмәгез. Тәртипле булыгыз! Насыйп булса, сезне дә күреп алырлар. Ялгыз калган  ир-атка үзегез дә тәкъдим ясый аласыз, ояты-хурлыгы юк аның.

Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирүегезне онытмагыз. Уйланыгыз! Яхшылыклар кылып яшәгез.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1014

Один комментарий

  1. Бу проблема хакында хэзрэтлэр мэчеттэ халыкка аннатырга тиешь..Бу проблема бар ,юк тугел..Аннап эшлэмилэр бу эшлэрне,кире узлэренэ кайтыр диеп уйламыйлар..