Тел комиссиясе миллионнар өләшә – шедевр языгыз!

MZH_0982Яңа әдәби конкурс нинди проблемаларыбызны хәл итәчәк һәм аның перспективалары нинди — хәбәрчебез күзәтүе. 

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән яңа әдәби конкурс игълан ителде. Әдәбиятны үстерү максатыннан, конкурслар уздырылып тора. Алар арасында оештыручыларның үзләре катнашып, үзләре җиңгән очракларын да күрәбез. Грант форматында уздырылып, акчасы туздырылып, әсәрләре язылмаган очраклары да булды. Бу конкурс алдагы җитешсезлекләрне искә алып, мөмкин кадәр камилрәк төзелгәнме? Конкурс нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?

Әлеге әдәби конкурска багышланган матбугат конференциясе әдәбият үсеше турында сөйләшүгә әверелде — әдбият тирсендә күп кенә проблемалар да калкып чыкты.

Максат: татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина: «Мондый конкурс игълан ителү бер максатка юнәлтелгән була: ул да булса милли әдәбиятны — татар әдәбиятын үстерү. Милли әдәбиятны үстерү дигәндә, шул әдәбиятның дөнья әдәбияты барышын баетырлык, дөнья әдәби мәйданында тәкъдим ителерлек, миллионлаган тиражлар белән чыга торган шедевр әсәрләр бирүе, әлбәттә, идеалда күздә тотыла. Ләкин шедевр әсәрләр бирү өчен милли әдәбиятның язучылары күп булырга тиеш. Әдәбият ул шундый өлкә, анда сан сыйфат белән дә бәйләнгән. Совет чорында бик танылган әдәбият белгече бар иде — Борис Храпченко. Ул язучыларны өч төркемгә бүлгән кеше. Беренче дәрәҗәдәге язучылары булсын өчен әдәбиятның икенче һәм өченче дәрәҗәдәге язучылары булырга тиеш, дигән иде.

Бер яктан караганда, бу фикер шактый усал һәм тәнкыйди яңгырый. Ләкин икенче яктан караганда, әдәбиятта каләм тибрәтүчеләр күп булмаса, әдәбият үсеш кичерә алмый. Бу конкурсның максаты — әдәбиятка күбрәк кешене тарту. Бигрәк тә яшьләрне. Күбрәк кеше әдәбиятка үз өлешен кертсен, үз яңалыгын алып килсен дигән максат күрәм мин бу конкурста. Конкурс ул әдәбиятны үстерүнең бер чарасы гына. Әдәбиятта остазлык та, үрнәк тә булырга тиеш. Милли әдәбият шедеврлар бирү максатын гына түгел, шул милләт укучысына кирәкле әсәрләрне бирүне дә күздә тота. Бу конкурс шушы максатка да ирешер дип ышанып калам».

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла: «Әдәби конкурслардан шедеврлар көтсәк тә, без моның чынга ашмавын беләбез. Конкурслар белән генә әдәбиятның кимәлен күтәреп буладыр дип уйламыйм. Ә менә язучыны язарга рухландыру ягыннан бик файдалы. Икътисади кыенлык кичергән көннәрдә матди стимул бик кирәк. Мин конкурсны язучыларны матди яктан тәэмин итәргә тырышу да дип аңлыйм.

Әдәби конкурста аның темалары күрсәтелмәгән. Әдәбият — ул сәясәт. Әсәрләрнең күпчелеге көнкүреш темасына языла. Бүгенге көндә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк. Бу әсәр безнең укучыга нәрсә бирә, нинди тематик киңлек алып килә — нәтиҗәләре шундый булырга тиеш».

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов: «Безнең татар шактый ялкау халык. Тукай аны тикмәгә әйтмәгән — үлгәнме, әллә йоклаган гынамы дип. Конкурслар мәрткә киткән халыкны уята — аларның нәтиҗәсе бар. Язучылар бик активлаша, чөнки премия — беренче стимул».

Жюри һәм гаделлек: конвертларны кем ачар?

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Әдәби конкурсның ябык форматта булуы аның мөмкин кадәр гаделрәк узуын тәэмин итү өчен эшләнде. Әсәрләр псевдоним белән билгеләнә. Нигезләмәгә комиссия әгъзалары һәм жюри конкурста катнаша алмый дип язылган. Жюрига мөмкин кадәр әдәбият галимнәрен, тәнкыйтьчеләрне тартырга кирәк. Әдәби темага яза торган журналистлар булса да дөрес була».

Ркаил Зәйдулла: «Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе әгъзасы буларак, мин нигезләмә шартлары буенча конкурска катнаша алмыйм. Әмма без жюрида булырга мөмкинбез. Жюрига әдәбият өчен нык борчыла торган объектив кешеләрне тәкъдим итәргә кирәк. Жюриның да 100 процент гаделлегенә ышанып бетеп булмый. Андый кеше булса, фәрештә була инде ул. Конкурс гел объектив була алмый. Кемгәдер Зифа Кадыйрова әсәрләре ошый, кемгәдер — Зөлфәт Хәким, яисә Марат Кәбиров. Монда бит математик формулалар түгел, әсәр».

Камил Кәримов: «Жюрида кемнәр булачак? Чөнки ябык конкурс икән, конвертлар соңгы мизгелгә кадәр ачылмаган булырга тиештер. Мин ябык конкурсларга да шактый катнаштым, сәхнәдән конвертлар ачканым булды. Ләкин алар бер яктан ачылган иде, мин икенче яктан кайчы белән кистем».

Әсәр редакцияләнергә тиешме?

Фикер алышы вакытында бер сорау туды. Конкурска катнашкан әсәрләр укучыга нинди хәлдә барып җитә — редакцияләнепме, әллә язучы язган хәлдәме?

Ркаил Зәйдулла: «Әсәрләрне интернетка куеп була. Ләкин тавышларны теләнеп җыялар. Каләм ияләре дә әрсезләнде хәзер».

Рөстәм Галиуллин: «Әгәр без алдан ук интернетка куеп барсак, язучыларның үзләренә дә шактый ук оят булыр иде. Без конкурска килгән әсәрләрне редакцияләп тәкъдим итәбез. Укучы хозурына әсәр эшкәртелеп, камил булып барып җитә».

Камил Кәримов: «Әсәрләрнең хәлсезләрен халыкка чыгармыйбыз. Хәлсез әсәр язган авторлар һәрвакыт безнең белән сугышта булачак».

Ркаил Зәйдулла: «Мин сезнең тарафдар түгел, халык үзенең каһарманнарын белергә тиеш! Галимнәр фәләннең теле дип курс эшләре язалар. Ләкин син моның аның теле түгеллеген беләсең — бу редакторлаган кешенең теле. „Идел“ журналында чирек гасыр эшләдем — күп әйбер минем тел булып чыга иде. Әлбәттә, кәгазь вариант өчен редакцияләргә кирәк, сүз дә юк, аны редакцияләмичә чыгарып та булмый. Ә социаль челтәрләрдә автор үзе язганча чыксын! Мин бит үз әсәрләремне редакторсыз чыгарырга оялмыйм. „Мин язучы!“ дип йөриләр бит! Мин монда көферлек күрмим — ничек язган, шулай чыга».

Камил Кәримов: «Шәп булыр иде бер-ике авторны редакцияләми генә чыгарып карасак. Җәмәгатьчелекнең фикере үзгәрер иде».

Ркаил Зәйдулла: «Төзәтеп, сипләп чыгарылган әйбер ни өчен беренче урын алырга тиеш — аңламыйм!»

Дания Заһидуллина: «Әсәрнең уйланмасы, проблематикасы, образлар системасы кызыклы икән, телен төзәтеп чыгару икенче планга әйләнә».

Камил Кәримов: «Безгә сюжеты белән дә эшләргә туры килә».

Жанр һәм күләм, массачыл һәм элитар, профессионал һәм үзешчәннәр

Рөстәм Галиуллин: «Конкурс өчен география, яшь һәм әсәр саны ягыннан чикләр юк. Конкурска шигырь җибәрергә мөмкин, ләкин 10 роман язарлар дип уйламыйм».

Ркаил Зәйдулла: «Аның берсен дә язып булмый әле. Роман жанры дөнья әдәбиятында да трансформацияләнә. Роман соңгы 30-40-50 ел эчендә үзгәреш кичерде. Заманында Шәйхи Маннурлар язган калын „Муса“ романнарын күз алдына китерәбез. Аны укып чыккан кешегә дә татар әдәбиятының атказанган укучысы исемен бирергә була. Роман 200 бит булса әйбәт инде. Хәзер 150-200 битлек романнар Көнбатышта табигый. Роман 150 биттән дә ким булмаска тиеш дигән чиген генә куярга кирәктер. Ә повесть 70-80 биттән башланадыр».

Дания Заһидуллина: «Роман материалы белән повесть материалы аерыла, бит санына гына карамый. Хәзер дөнья әдәбиятында чикләр җуела баруын күрәбез. Жанрара формалар килеп керде. Татар язучысы жанрара формада яңа әсәрләр бирә ала икән — бирсен.

Туксанынчы еллардан башлап, массачыл әдәбиятка тартылу көчле. Бу татар, рус әдәбиятында гына түгел. Без массачыл әдәбият юнәлешендә язабыз, чөнки шулай иткәндә укыйлар дигәнне язучылардан да ишеткәнем бар. Әмма барыбер элитар әдәбият булырга тиеш. Әдәбият ни өчен кирәк дигән сорауга җавап биреп карасак, ул кешенең дөньяны танып-белү омтылышы белән бәйләнгән. Кеше тар дөньяда яши, ләкин аңа дөньяны танып-белү омтылышы салынган. Андый кеше өчен әдәбият — яктылык чыганагы. Ул югары максатлар куелып, югары идеалларга омтылып язылырга тиеш».

Ркаил Зәйдулла: «Бездә профессионал белән профессиональ язучыны бутыйлар. Профессиональ язучы — ул каләм хакына яши алган язучы. Алар берничә генә һәм алары да театр белән бәйләнгән. Бүтәнчә була алмый. Профессионаллар — югары кимәлдә әдәби әсәр язарлык кешеләр. Алары минем кара исәп белән 30-40 кеше бардыр. Калганнары язучылар берлеге әгъзасымы, әгъзасы түгелме — үзешчәннәр. Язучылар берлеге әгъзасы булып торган күпләр җөмлә дә төзи белми».

Ни өчен авторлар үз хокукларын Илдар Сәгъдәтшинга тапшыра?

Җиңүче әсәрләрнең хокуклары Татарстан китап нәшриятына бирелә. Ягъни, җиңүче әсәрләр Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин белән килешү төзиләр. Бу әсәрләрнең өч форматта укучыга тәкъдим ителүе белән бәйле. Җиңүче әсәрләр кәгазь, электрон һәм аудиокитап форматында укучыга илтеп җиткерелергә тиеш һәм бу эшне Татарстан китап нәшрияты профессиональ башкара ала, ди оештыручылар.

Әйе, Татарстан китап нәшрияты аны өч форматта чыгара алыр, әмма укучыга китереп җиткерү мәсьәләсе кемгә тапшырылыр? Әлегә бу максатлар өчен ниндидер акчалар каралмаган. Татарстан китап нәшриятының татар китабын Социаль әһәмияткә ия әдәбият программасында гына бастырып, аның 85 процентын китапханәләргә озату белән шөгыльләнүе беркемгә дә сер түгел. Җиңүче әсәрләр чыккан китаплар да китапханәгә генә озатыла калса, конкурс бары тик ике максатка — нәшриятка эш булсын һәм язучының матди хәле яхшырсын дигән максатларга гына кайтып калган булачак.

Димәк, әгәр авторлык хокуклары Татарстан китап нәшриятына тапшырыла икән, без бу оешмадан тарату механизмнарын таләп итә алабыз. Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясеннән сорыйбыз — Татарстан китап нәшриятыннан җиңүче әсәрләрне халыкка илтеп җиткерү, әлеге әсәрләрне тарату механизмын эшләве таләп ителсен иде. Аларның аны эшләргә әле бер ел чамасы вакытлары бар.

Минемчә, бу конкурс шедевр әсәрләргә омтылу һәм язучыларның матди хәлен яхшыртудан тыш, татар дөньясындагы тагын бер проблеманы хәл итә алыр иде.

Интернетта татар телендәге әдәби контент бик аз. «Казан утлары», «Идел», «Тулпар» журналы сайтларында, башка матбугат чаралары сайтларында әдәби әсәрләр очраштыра. Әмма бары тик матур әдәбият кына тутырылган платформабыз юк.

Язучылар берлегенең рәсми сайтында «әсәрләр» дигән бүлек булса да, ул «Казан утлары”на сылтамага кайтып кала. Тикшереп карагач, ул сылтамалар да эшләми булып чыкты.

Әдәби контент мәсьәләсенә яшь драматург Артур Шәйдулла фикерен китерәм. Ул татар дөньясына «Яңа татар пьесасы» конкурсы аша килеп кергән язучы.

Артур Шәйдулла: «Рус телендә язучы драматургларның күп булуының бер сәбәбе — аларның Проза.ру, Самиздат.ру кебек мәйданнары бар. Татарча язучы яшьләрнең үзләрен интернетта таныту, аралашу мәйданы юк. 2008-2010 елларда мин Литклуб әдәби сайтында административ функцияләр үтәдем: конкурслар уздыра идек, яңа килгәннәрне «тәнкыйть табасында» кыздыра идек.

Рус телендә иҗат итүче Казан яшьләренең кайберләре шунда тәҗрибә туплады. Яшь татар иҗатчылары «Вконтакте»да төркемнәр оештыралар. Ләкин аларның язылучылары ике-өч мең тирәсе. Бу бик аз. Киңрәк мәйдан кирәк. Мәсәлән, Самиздат сайтына көненә 120 мең кеше керә. Татар телендә язучыга танылу бик авыр. Татар телендә китап чыгара торган ничә нәшрият бар безнең? Бер, ике… Рус телендә роман язсаң, әйтик, аны 85 нәшриятка җибәрә аласың, бер-икесе роман белән кызыксынырга мөмкин.

Татар телендә иҗат итсәң, син аны йә акча түләп чыгарасың, ә бай әтиең булмаса, дусларыңа укытасың инде…»

Кыскасы, Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең әдәби конкурсы Әдәби платформа була ала. Мин аны шулайрак күрәм. Әйтик, Фәлән Фәләнов үз әсәрен конкурска җибәрә, ди. Беренчедән, ул аны билгеле бер тәртиптә псевдоним белән конкурсның махсус сайтына урнаштыра. Икенчедән, шул ук вакытта әсәрен һәм фамилиясе язылган конвертны оештыручыларга да юллый. Эшкәртелмәгән әсәр буламы ул, әллә профессиональ редакторга акча түләп төзәттергән әсәрме — монысы инде Фәлән Фәләновның үз эше. Укучы инде шунда язучыларыбызның чын йөзен күрә ала.

Бәлки, кемгәдер шушы төзәтелмәгән вариант ошар. Ватсапта бик гади язылган һәм әллә ни редакцияләмәгән хикәяләр күчеп йөри бит — укыйлар. Әйе, массачыл әдәбият. Әмма ул укыла һәм ул да кирәк.

Бу әсәрләр белән жюри танышып, җиңүчеләр билгеләнгәннән соң, «Казан утлары» җиңүчеләрне үзе тиеш дип санаганча эшкәртеп журналда бастыра, Татарстан китап нәшрияты редакцияләп китап итеп бастыра.

Әгәр без әлеге конкурсның приз фонды өчен берничә миллионны кызганмыйбыз икән, шуның нигезендә махсус әдәби интернет-мәйдан ясауга да финансларны кызганмыйк. Әлбәттә, бу мәйданчыкның түләүле админнарын да булдыру соралачак. Тел комиссиясе бу эшне изге нияттән башлап җибәргән икән — колачлы итеп дәвам итсен иде инде. Хәерле сәгатьтә! 

Белешмә:

Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдим иткән әдәби конкурс — оештыру юнәлешләре, ресурслары һәм номинацияләре саны буенча иң масштаблы әдәби конкурс. Ул Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән башланып китте һәм Президент хуплавы белән гамәлгә ашырыла.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум.  

intertat.tatar

Просмотров: 618

Комментирование запрещено