Чувашиядә Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә мини-футбол турниры узды

EY9KMSmBxhQСпорт ярышында җиде команда көч сынашты. 

1 ноябрьдә Чувашиянең Комсомол районы «Кетне» физкультура һәм спорт комплексында татар командалары арасында Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир үтте. Бу хакта чараны оештыручы Чувашия татарлары милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.

«Республика татарлары арасында Фәрит Гыйбатдиновның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Аның ничә дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе тулысынча Чувашия татарларының мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле булды», — ди Чувашия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Ул спорт чарасының төп максаты якташларын хөрмәт белән искә алу һәм яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү икәнен билгеләп үтә. «Турнирны традициягә кертеп, ел саен үткәрәчәкбез» — дип вәгъдә итә оештыручылар.

Ярышта җиде команда көч сынашты. Нәтиҗәдә «Урмай» командасы — 1 нче урын, «Тукай»командасы — 2 нче урын, «Умма» Шыгырдан командасы 3 нче урынга лаек булды.

Спорт ярышы Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә туры китереп 1 ноябрьгә куелган — быел аңа 61 яшь тулган булыр иде.

Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татарлары милли мәдәни мохтариятенә нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов быел каты авырудан вафат булды. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 630

Комментирование запрещено