Төрле халык вәкилләре милли үзаң турында: «Милләтеңне саклау туган телдән башлана»

AI3I2732Дүртенче ноябрь — Россиядә Халыклар бердәмлеге көне булып санала. Төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләрен саклап калу өчен ни кирәклеге турында фикерләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Ана телемдә сөйләшергә, укырга һәм иҗат итәргә оялмыйм»

Казан федераль университеты студенты, чуваш милләтеннән Виолетта Аниферова:

Милләтне һәм гореф-гадәтләрне саклау, беренче чиратта, туган телне саклаудан башлана. Туган тел — әти-әниләрең, бабайларың һәм әбиләрең сөйләгән тел генә түгел. Бу — рухи мәдәният, халыкның дөньяга карашы, аның күп гасырлык тарихы хәзинәсе. Нәрсәдер эшләргә теләсәң, үзеңнән башларга кирәк, диләр. Шуңа күрә мин үземнең туган телемне — чуваш телен бик яхшы беләм, ана телемдә сөйләшергә, укырга, иҗат итәргә оялмыйм. Башка телләр тәэсирендә кешеләр елдан-ел туган телдән ераклаша бара. Моны дөрес түгел дип саныйм. Югары белемле һәм акыллы кеше, беренче чиратта, әтисе һәм әнисенең телен белергә тиеш. Милли ризыклар әзерләнә, туган телдә җырлар җырлана торган гаилә бәйрәмнәре гореф-гадәтләрне, милләтне сакларга ярдәм итә.

Мин И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының чуваш филологиясе белгечлеген тәмамладым. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Мәдәниятара багланышлар факультетында төрки телләр белгечлегендә укыйм. Әлеге юнәлешләрдә уку миңа туган телнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Үз телеңне башкалар белән чагыштырып өйрәнгәндә, бик күп кызыклы ачышлар ясала, тарихның уртаклыгын аңлый барасың.

Халыклар бердәмлеге көне — Россиянең күпмилләтле булуын искә алу өчен менә дигән форсат. Һәр милләт үзендә тарихны, рухи мәдәниятне саклый. Безгә катлаулы вакытта үз үзенчәлегебезне саклап калу гына түгел, башка халыкларга хөрмәт белән карау, алар белән тату яшәү мөһим.

«Олыгайган көннәрдә туган телемдә сөйләшүнең миңа авырлык тудырмавын телим»

Халыклар дуслыгы йортының этномәдәни бүлеге җитәкчесе, удмурт милләтеннән Любовь Тукаева:

Мин Удмуртиядә туып үстем. Гаиләмдә барлык әгъзалар да бары тик удмурт телендә генә сөйләшә. Үз милләтемне саклап калу өчен туган телемдә сөйләшәм, ирем удмурт телен белмәсә дә, балаларымны ана телен аңларга өйрәтәм.

Минем өчен тел һәм гореф-гадәтләрне белү — үз халкыңның үзенчәлеген саклап калуга тиң. Олыгайган көннәрдә янымда әти-әнием булмаганда, ватанымнан читтә була калсам, туган телемдә сөйләшүнең миңа авырлык тудырмавын телим. Шуның өчен балаларымның мине туган телемдә аңлауларын теләр идем. Без төрле телләрдә сөйләшсәк тә, туган телдә аралашу җанга һәм тәнгә җиңеллек бирә.

Татарстанда халыкларның мәдәниятен һәм телләрен саклау өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу — Татарстанның Халыклар ассамблеясы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әлеге күпфункцияле эш республикадагы һәр район, һәр халык белән алып барыла. Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Биредә нигез белемнәр бирелә, балаларым да шунда йөри.

Миңа калса, глобальләшү Җир шарының икенче бер төбәгендә торган халыкларның мәдәниятләре белән танышырга ярдәм итә, Интернет аркылы без төрле милләтләрнең милли телевидение каналларын, милли сәхифәләрен күзәтеп бара алабыз. Мәсәлән, Татарстанда удмурт телендәге «Моя Удмуртия» радиосын рәхәтләнеп тыңлап була. Дөньяда тигезлек булсын өчен, үзеңнең гореф-гадәтләреңне, йолаларыңны саклау мөһим.

«Иранда гореф-гадәтләр икенче планга күчте»

Инженер, иран милләтеннән Рохани Араш:

Мин туган телемдә, ягъни монда күченеп килгән милләттәшләрем белән фарсыча сөйләшәм, хатынымны фарсы теленә өйрәтәм. Милли ашларыбызны әзерләргә яратам, мәсәлән, мирза гасеми ашын. Кайвакыт бәйрәмнәрдә милли киемнәрне киям. Иран җырларын җырлыйм, шулай ук бәйрәмнәрдә фарсы халкы биюләрен биим.

Милләтебезне һәм традицияләрне саклау минем өчен бик мөһим бурычларның берсе. Мәсәлән, 21 декабрьдә Иранда йолда дип аталган иң озын төн була һәм кешеләр ул төнне иртәнгә кадәр бәйрәм итеп, тукланып утыралар. Без аны монда да билгеләп үтәбез. Шулай ук фарсыча Яңа елны — Нәүрүзне дә билгеләп үтәбез. Биредә бәйрәм ителмәгән көннәр минем өчен аеруча мөһим.

Ислам дине булганга күрә татар мәдәнияте фарсыныкына бик охшаш. Безнең хәтта телләребез дә бик охшаш һәм уртак сүзләребез бар. Шул ук Нәүрүзне дә Татарстанда билгеләп үтәләр.

Глобальләшү заманында милләтеңне саклап калу авыр, әмма ул мөмкин эш. Иранның үзендә дә гореф-гадәтләр икенче планга күчте. Анда яшәүче җирле халык күбесенчә Европа бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә һәм үзләрен европалыларча тотарга тели.

«Мари халкының кимүен теләмибез»

Мариларның Казандагы милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Мусихина:

Россия күләмендә мари халкы 4 елга бер тапкыр корылтайга җыела һәм шунда бөтен мари халкы килеп, аралаша. Шуңа күрә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау өчен хәлдән килгәннең барын да эшлибез. Татарстанда исә без Халыклар дуслыгы йортында җыелышабыз. Мәдәни чаралар үткәрер өчен барлык шартлар да тудырылган. Якшәмбе мәктәбенә яшь балалар йөри. Ике ансамблебез бар, мари халкының биюләрен һәм җырларын күрсәтеп торабыз.

Туган телебездә сөйләшәбез, проектларыбызга яшьләрне җәлеп итәбез. Тиздән халык санын җыю булачак, мари халкының кимүен теләмибез. Татарстаннан тыш, башка төбәкләрдә дә күп булырга туры килде, «Сез Татарстанда яшәвегез белән бәхетле», — дигән сүзләрне күп ишеттек. Бу бит Хөкүмәтебез, Дәүләт Советы, Халыклар ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты сәясәтеннән тора. Татарстанда без һәрдаим максатларыбызга ирешәбез, теләкләребез чынга аша бара.

Чараларыбызга күбрәк яшьләр йөри, мин алар белән горурланам. Аларның барысы да югары белемле, алдынгылар, ярдәм итәргә генә торалар.

Бу заманда гореф-гадәтләрне саклап калу нык авыр, әмма барысы да безнең көчтән тора. Сер түгел, моңа кул селтәп тә карап була. Барлык халык та бер-берсенә хөрмәттә, дус-тату булсын иде. Марилар арасында да катнаш никахлар бар, моннан качып котылып булмый. Әмма, нигездә, гаилә кешенең милләтен белә торып корыла.

«Үз милләтеңә ярдәм итеп торырга кирәк»

Казан федераль университеты студенты, гарәп милләтеннән Газала Алшейхо:

Мин Сириядән килдем, ул мөселман иле булып санала, ә Татарстанда мөселманнар һәм мәчетләр күп. Бу шартлар безгә гореф-гадәтләребезне җиңел сакларга мөмкинлек бирә, чөнки безнең арада күп кенә уртак нәрсәләр бар. Казан миңа бик ошый. Милләтне саклап калу өчен, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне сакларга, милләтнең үсешеннән калышмаска, шулай ук милләтеңә ярдәм итеп торырга кирәк. Минем өчен традицияләрне югалтмау — шәхесне һәм үз-үзеңнең тотышыңны саклап калу дигән сүз. Милләтне саклау миңа университетта укуны дәвам итү өчен көч бирә.

Глобальләшү вакытында традицияләрне саклап калу бик кыен. Әлбәттә, глобальләшүдән һәм расизмнан читкә китү арасында чик үткәрергә кирәк, чөнки мин башка милләтләрне һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәм, ләкин бу үз халкымның традицияләреннән баш тарту һәм башка мәдәнияткә аңламыйча ияреп йөрү дигәнне аңлатмый.

«Гореф-гадәтләрне саклау дөньяда башкорт милләте бар, дигән горурлык тойгысы тудыра»

Казан федераль университеты студенты, башкорт милләтеннән Айнур Айдаров:

Туган телебезне яратып өйрәнәбез, гаиләм белән туган телдә аралашабыз, башкорт телендәге тапшыруларны карыйбыз, театрга йөрибез һәм әдәби китаплар укыйбыз. Милләтне һәм гореф-гадәтләрне саклау миндә Җир йөзендә башкорт дигән милләт бар, башкорт теле яшәячәк дигән горурлык тойгысын барлыкка китерә. Татарстанда башкорт теле һәм мәдәнияте үсеше өчен шартлар бар. Бу шартларны Халыклар ассамблеясы тудыра. Бик шәп чаралар үткәреп торалар.

«Татарстанда һәр милләт үсеш кичерә ала»

«Дагыстан халыкларының берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шамил Газиев:

Без балаларны халкыбыз тарихы, милли киемнәр, әдәби мирасыбыз белән таныштырабыз, алар өчен түгәрәкләр булдырдык. Татарстанда туган милләттәшләребез балаларына аңлый башлауларыннан ук үз ватаныбыз барлыгын сөйлибез. Мин Россиянең күп төбәкләрендә булдым, күп күрдем, әмма үз халкың үсеше өчен тудырылган яхшы шартлар Татарстаннан тыш башка җирдә юк. Милли киемнәр тектерелә, якшәмбе мәктәпләре өчен грантлар, биналар бирелә. Татарстанда һәр милләт үсеш кичерә ала. Монда ватаныңдагы кебек яхшы шартлар бар, эш белән тәэмин итәләр.

Милләтне саклап калып була, бу — һәр диаспораның бурычы. Бала, кайда булуына карамастан, аңа ата-ана үз тамырлары турында сөйләргә тиеш. Әлбәттә, бездә дә катнаш никахлар бар. Моңа җитди карамыйбыз.

«Үзеңнең нинди милләттән икәнлегеңне белеп, тоеп яшәү кирәк»

Казан федераль университеты студенты, үзбәк милләтеннән Муаззам Мәхкәмова:

Мин үзбәк гаиләсендә туып үстем, әтием дә, әнием дә үзбәкләр. Казанга 2000 еллар башында Үзбәкстаннан күченеп килдек. Әти-әниемә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу бик авыр иде. Шунысы гаҗәп: Ташкентта булган вакытта ук нәсел җебе буенча тапшырылган гореф-гадәтләрне әти-әнием безгә аңлатырга һәм өйрәтергә тырышты. Без энем белән Россиядә туып үстек, менталитетыбыз үзгә, рус телендә аралашып, аны туган телебез дип йөрдек. Шуңа да карамастан, әти-әниебез безгә үзбәк халкына гына хас булган милли үзенчәлекләрне сеңдерде. Өйдә һәрвакыт үзбәк халкының яшәү рәвеше хөкем сөрде.

Әтием гаиләдә һәрвакыт баш иде, ул безне ашатучы булды. Әни — гаилә учагын саклаучы, ул өйдә генә утырды, хуҗабикәбез иде. Бу, бәлкем, бер карашка гадәти әйбер кебек кабул ителәдер. Әмма Үзбәкстанда бу күренеш мәдәни үзенчәлек булып санала. Гореф-гадәтләрне саклап калу өчен, әни өйдә гел үзбәк ашларын гына пешерә иде: пылау, мастава, самса һ.б. ризыклар. Әтием эштән кайтуга үзбәк халык ашларын ашап туя алмый иде, Россиядә яшәп тә, үземнең халкымның ризыгы белән туклана алам, дип әйтеп килде.

Гореф-гадәтләрне саклауның тагын бер алымы — ерак арада яшәп, тугандаш мөнәсәбәтләрне югалтмау. Ел саен әти-әнием Үзбәкстанда торучы әби-бабаларымны, абый-апаларны, туганнарны чакырырга тырыша иде. Шулай итеп, Үзбәкстанда булган хәбәрләрне белеп бардык, алар күчтәнәчкә Үзбәкстанда җитештерелгән әйберләр алып килә иде. Шулай ук анда үскән җиләк-җимешләр, үзбәк телендәге китаплар һәм башка әйберләр алып киләләр иде.

Миңа калса, милләтеңнең бердәмлеген саклап калу авыр. Чит илдән татар кешесе Татарстанга күченеп, аның монда туганнары булса — бер хәл, бөтенләй дә бер туганнарың булмыйча чит илдә яшәү — бөтенләй икенче мәсьәлә. Сүз дә юк, Татарстанда акча эшләргә килүче үзбәкләр бихисап, әмма син барыбер үзеңне алар белән бердәм итеп хис итмисең. Әниемнең дә үзбәк хатыннарын очратканы булды, тик сөйләшүләре озакка бармый иде. Телефон номерлары алмашу, бергәләп чаралар уздыру турында әйтәсе дә юк. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында милләт вәкилләреннән генә торган районнар бар. Аларга анда берләшергә күпкә җиңелрәк.

Глобальләшү вакытында милләтне саклап калу мөмкин түгел дип саныйм. Кеше ватаныннан һәм тамырларыннан ерак яши. Ул хәзерге заманда һәрвакыт үсеш-үзгәрештә һәм барлык халыкларның мәдәниятләрен үзләштерә бара. Шул ук рус кешесе Корея фильмнарын яратып карый икән, ул бөтенләй башка халык мәдәниятен сеңдерә бара, дөньяга карашы үзгәрә, шушы халыкның тормыш рәвешен үз итә. Мондый мисаллар бик күп.

Үз милләтеңнең патриоты булып кына калу мөмкин түгел. Әле дә истә, беренче тапкыр Ташкентта мин 18 яшемдә генә булдым. Үзбәкләрнең шулкадәр үзгәрүләренә шаккаттым. Минем күңелемдә Үзбәкстан — гореф-гадәтләрне саклап калган, серле бер ил иде. Әмма анда баргач, халыкның заманчалашуын, алдынгы булуын күрдем. Җирле үзбәкләр XXI гасырның реалийлары белән бергә нәселдән-нәселгә күчкән гореф-гадәтләргә ябышып яши. Шушы күренешкә шаккаттым. Үзбәкстанда өлкән буын кешеләре һәрвакыт абруйлы булып санала. Шуңа күрә дә яшь буын гел өлкәннәрнең сүзеннән чыкмый, алар сүзе закон булып кала. Менә ни өчен үткән гасырлардан килгән мең еллык гадәтләр, йолалар әле дә саклана, актуаль булып кала бирә.

Үзбәкстанга килгәч, мин башым белән ватаным дөньясына чумдым һәм үзем өчен бик күп ачышлар ясадым. Төрле буын кешеләре белән аралашудан соң, үзем дә аңламастан, күңелемә илһам чыганагы, көч килә иде. Россиягә кире кайткач, үземне бөтенләй башка кеше итеп тойдым, кире Үзбәкстанга кайтасы килүемне аңлый башладым. Син кешеләрне генә түгел, ә шул мохитне сагынасың. Ә ул мохиткә кешеләрнең менталитеты, үз-үзләрен тоту гадәтләре, дөньяга карашлары керә. Минемчә, нәкъ менә шуңа күрә үзеңнең нинди милләттән икәнлегеңне белеп, тоеп яшәү кирәк.

«Хөрмәтең никадәр күбрәк булса, синең мәдәниятеңне дә шулкадәр якынрак кабул итәчәкләр»

Казан федераль университетының Гарәп мәдәнияте үзәге директоры Мөхәммәд Әл-Гаммәри:

Казанга мин 1983 елда дәүләт программасы буенча Казан дәүләт университетына укырга килдем һәм биш ел белем алдым. Укуны тәмамлаганнан соң туган ягыма кайттым һәм берничә ел эшләдем. Соңрак аспирантурада белем алыр өчен янәдән Казанга кайттым. Шул ук вакытта Татарстанның Фәннәр Академиясендә дә укыдым. 1997 елда аспирантураны тәмамладым һәм туган ягыма кайтып киттем. Әмма беркадәр вакыт узганнан соң, миңа КФУда эшкә урнашу өчен чакыру килде. Шулай итеп, мин профессор булдым.

Россиядә бик күп милләт яши. Милли колоритны саклап була дип саныйм. Татарстанда гарәп кешесе өчен дини кыйммәтләр, телдә теге яки бу охшашлыклар булу аркасында яшәве җиңелрәк. Моның өчен туган телеңне, милләтеңне хөрмәтләү кирәк, шул ук вакытта син яшәгән җирлекнең реалийларын да кабул итә белү мөһим. Хөрмәтең никадәр күбрәк булса, синең мәдәниятеңне дә шулкадәр якынрак кабул итәчәкләр.

Мин милләтемне, халкымның мәдәни үзенчәлекләрен таныту өчен, гарәп телен укытам һәм Гарәп мәдәнияте үзәген җитәклим. Моннан тыш, студентлар белән гарәп илләренә 3-4 айга стажировкага барганда үзебез белән милли костюмнарны алабыз, татар һәм рус концертларын куябыз.

Без берничек тә бертөрле фикер йөртүче халык була алмыйбыз. Глобальләшүне мин икътисад базары белән чагыштырыр идем. Тоттың да, немец яки француз булыйм әле дип, милләтне алмаштыру — мөмкин эш түгел. Һәр милләтнең үз фикер сөреше, үзенчәлеге бар, шуңа күрә бер халкының дөньяга карашы икенче халыкныкы белән туры килеп бетә алмый. Милләтеңне саклауга җитди карарга кирәк.

«Чит илдә яшәп тә, үз милләтеңне саклап калып була»

«Анадолу» Төрек милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тарык Доган:

Милләтебезне саклап калу өчен милли бәйрәмнәр үткәрәбез, туган телебездә сөйләшәбез һәм төрек ашларын әзерлибез. Татарстанда милләтебезне саклап калуга безнең автономиябез һәм Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы ярдәм итә. Чит илдә яшәп тә, үз милләтеңне саклап калып була дип саныйм. Төрекләр бик кунакчыл халык. Шулай да икътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе безгә дә йогынты ясый, әмма без һәрвакыт Россия һәм Төркия илләренең икесенә дә файдага булган чыгу юлын табарга омтылабыз. 

intertat.tatar

Просмотров: 660

Комментирование запрещено