«Казан» бию ансамбле онлайн-концерт бирде (ВИДЕО)

news_31005«КАЗАН» бию ансамбле артистлары баш әйләндергеч ритмнар һәм дөнья халыклары биюләренең күпкырлылыгын чагылдырып, халык биюләренең ныклы нигезен заманча хореография алымнары белән бик уңышлы яраштыру сәләтенә ия.

Илһамлы, лирик һәм ташкындай хисләр рус, испан, ирланд, чегән биюләре энергетикасы һәм башкару осталыгы белән күңелне яулый. Ләкин ансамбль өчен иң мөһиме – тамашачыга 1000 ел элек Идел буйларында яралган милли мәдәниятнең кодәрәтен һәм үзенчәлеген җиткерә алу.

5 ноябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Ютуб-каналында һәм Ансамбльнең үз Ютуб-каналында «Дөнья халыклары биюләре» дип аталган программаны күрергә мөмкин. 

matbugat.ru

Просмотров: 705

Комментирование запрещено