“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең биючесе, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Кадрия Ханбәл кызы БИКБАЕВАга!

1-DSC_0551Хөрмәтле Кадрия туташ!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм,  хәерле озын гомер, нык сәламәтлек телим. Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, киң күңелегезгә сокланабыз. Алдыгызга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

i2И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең концертмейстеры, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Әлфия Харис кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга!

DSC_0565Хөрмәтле  Әлфия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Талантыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

iИ.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.