Камышлы районының Татар Байтуганы авылында яшәүче Нурания Минсәхи кызы Абзалова, “Социальная газета” басмасы укучылары арасында узган бәйгедә катнашып, “Әтиләр һәм бабайлар” номинациясендә җиңү яулаган.
Бәйгегә җибәргән хатында Нурания ханым гаилә тәрбиясе турында болай язган. “Без өч кыз үстек. Гаиләдә әтигә карата хөрмәт зур иде. Ул өстәл артына утырмыйча, без утырмыйбыз, авызына аш капмыйча, ашарга тотынмыйбыз. Әтиебез, Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, үзенә дә, башкаларга да таләпчен иде. Без әле дә аның: “Әйттең икән — эшлә, вәгъдә бирдеңме — үтә, килеп чыкмый икән — кисәт”, дигән девизы белән яшибез. Тормышта авырлыкларны җиңәргә, максатчан һәм тырыш булырга өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Иремнең гаиләсендә дә ата тәрбиясе сизелә. Фәрхәт — минем ышанычлы терәгем, кайгыртучым, яклаучым. Димәк, Тәлгать әткәй улын чын ир итеп тәрбияли алган”.
Нурания Минсәхи кызы “Бердәмлек” газетасы укучыларын да кызыклы һәм эчтәлекле мәкаләләре белән куандырып тора. Туган авылында якташы, “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзовның музей-йортын будыруы, бүген анда экскурсияләр алып баруы белән дә даны еракларга таралган. Без Нурания ханымны чын күңелдән чираттагы җиңүе белән котлап, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Нурания ханым, күңелегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез — үткен, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык булсын.
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.
Просмотров: 713