Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм “Татар-Дуслык” сайты уздырган “Шигърият дөньясында” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
83 катнашучы арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу – бәйгенең иң кызу һәм җаваплы өлеше булгандыр, мөгаен. “Татар-Дуслык” сайтында һәм сайтның YouTube каналында бәйгечеләр өчен тавыш бирүчеләрнең фикерләре нәкъ шул турыда сөйли. Әлбәттә, анда күбесенчә мактау, куәтләү сүзләре язылган. “Мондый ысул белән җиңүчеләрне сайлау дөрес түгел”, — дип шелтә белдерүчеләр дә табылган. Соңгысы “Тамашачылар мәхәббәте” призына җиңүче сайлау икәнлеген аңлап бетермәгән, күрәсең.
Шулай итеп, “Татар-Дуслык” сайтында иң күп тавышларны Илдар Байбиков җыйган. Ул әле кечкенә, Крутые Ключи микрорайонының 1 санлы балалар бакчасына йөри. 2 урында – “Яктылык” мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Азалия Низамова һәм 3 урында – 4нче сыйныф укучысы Аделия Хәйрова.
Ютуб каналында җыелган тавышлар буенча Камышлы мәктәбе укучылары 9 яшьлек Ясминә Инсапова — 1 урынга һәм 11 яшьлек Нияз Минһаҗев 2 урынга чыктылар. “Яктылык” мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Амилия Сафиуллина 3 урынны били.
Ә менә Гран-при бүләгенә ия булу өчен таләпчән жюрига ошарга кирәк иде. Жюриның да ниндие диген әле! “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Самара өлкәсе губернаторы призына журналистлар конкурсы призеры (2013 ел) Эльмира Варфоломеева, “Яктылык” татар мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәния Гыйлаҗева һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булган Нурзидә Фәйзуллина, шулай ук татар теле белгече, педагог, “Ак каен” халык ансамбленең сүз остасы, бүген Иске Ярмәк авылының Мәдәният йортында шигърият түгәрәген алып баручы Әлфия Баһаутдинова. Алар бәйгечеләрнең татар телен белү дәрәҗәсенә, сәнгатьле сөйләменә, әсәрне дөрес интонация белән укуына игътибар иткәннәр. Нәтиҗәдә, иң югары балл җыеп, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче София Шәрәфетдинова (12 яшь) “Шигърият дөньясында“ конкурсының Гран-при иясе булды. Конкурста катнашучылар барысы да дипломнар һәм кубоклар, Роберт Миңнуллинның фотосурәте белән бүләкләнәчәкләр.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 786