Камышлыдан Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА: «Үлгән», «күмәләр» дигән ямьсез сүзләрне кулланмыйк әле!

6b5052a5-3318-495f-ab15-354ad4428079-768x576Без, татар балалары, күп кенә сүзләрне, әйтемнәрне дөрес кулланмыйбыз, дөрес һәм матур сөйләмибез, дигән фикердә мин. Шушы темага язарга булдым әле…  

Еш кына халык арасында йөрим. Дөрес кулланылмаган сүзләрне ишетәм, кайбер апаларга-сеңелләргә фикеремне аңлатып та карадым инде. Мисал өчен: якын кешебезне югалтабыз һәм:  «Әминә апа үлгән», — дип хәбәрләшәбез. Ә бит китапларда, гәҗитләрдә матур итеп: «вафат булган», «якты дөнья белән хушлашкан», «бакыйлыкка күчкән», «безнең арабыздан мәңгеллеккә киткән», «җан биргән», «мәрхүм булган», «әрвах булган», «якын кешесен югалткан», «якыныбызны соңгы юлга озаттык», — дип язалар. Шулай ук «мәет бар» дип тә әйтеп була. 

Сүз уңаеннан, кем дә булса вафат булуын ишеткәч, «Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», — дип әйтелергә тиеш.

Кеше вафат булгач, «кайчан күмәләр?» — дип сорашалар. Уйлап карагыз әле сез: «күмәләр» имеш… Бакчада бәрәңгене күмәбез, йорт хайваннары, эт, песи үлсә, көрәк белән балчык казып,  «Бисмилла» әйтеп, күмәбез. 

Ә менә адәм баласы вафат булгач, мәетне яки мәрхүмне «җирлиләр», «җир куенына куялар», «гүргә иңдерәләр»…  Догалар укып, таң суын алып, аны җылытып, мәетне юалар, мәтрүшкә суы белән коендыралар, ап-ак кәфенлек кидерәләр, юрганга төреп, алып чыгып куялар. Мулла Коръән аять-сүрәләре укып, багышлагач, мәрхүм-мәрхүмәнең якын кешеләре мәетне күтәреп, зиратка алып китәләр.  Җир казып, ләхет алып,  гүргә иңдерәләр, садакалар таратыла. Ир-атлар зираттан кайтып, тагын Коръән аять-сүрәләре укып, туганнарын тынычландырып, кайтып китәләр.

Милләттәшләрем, дин кардәшләрем, белгәннәрем-белмәгәннәрем! «Үлгән», «күмәләр» дигән ямьсез сүзләрне кулланмыйк әле. Дөрес һәм матур сөйләшик, ихтирамлы, игътибарлы булыйк. Үзегез боларны аңласагыз, төшенсәгез, башкаларны да дөрес сөйләргә эндәгез.


Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено