Татар юлына гөлләр сибик…

татар школа вторник1

Инициатив төркем Галина Путинцева белән очрашуда

Самара татарлары күптән инде шәһәрдә икенче татар мәктәбе ачу турында хыялланалар. Тик, милли хәрәкәт активистлары бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барсалар да, әлегә мәсьәлә ачык кала бирә. Ә менә Крутые Ключи микрорайонында яшәүче Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем балаларга татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү юлын тапканнар. Алар, җыелышып, Михаил Калашников исемендәге 7 санлы мәктәптә татар теле дәресләрен кертергә тәкъдим иткәннәр.

- Мин тумышым буенча Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Бүген Самарада яшәсәк тә, тормыш иптәшем Рамил белән балаларыбызны татар мохитында тәрбияләргә телибез.Моның өчен өйдә татарча сөйләшү генә аз. Балалар мәктәптә дә ана телен, әдәбиятны, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнергә тиеш. Крутые Ключи микрорайонында яшәүче татар гаиләләренең күпчелеге шул ук фикердә. Кеше тумыштан туган телендә тәрбия алырга хокуклы һәм бу турыда Федераль законда да язылган, — дип сөйли Гөлназ ханым. 

Татар теле дәресләрен укыту программасына кертү хыялы белән янган ата-аналар, шушы теләкләрен тормышка ашыруда ярдәм итүләрен сорап, татар милли оешмаларына мөрәҗәгать итәләр. Тик, кызганычка, алар бик тырышсалар да, бу изге эш алга бармый.

- Шуннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Советы әгъ­засы, өлкә “Дуслык” ижади-иҗтимагый оешмасы прези­денты Фәхретдин Канюкаев белән киңәшергә булдык. Ул “Татар-Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетовка 7 санлы мәктәп директоры Галина Путинцева белән очрашып сөйләшергә кушкан. Искәндәр әфәнде, кирәкле сүзләр табып, ипләп кенә Галина Петровна белән сөйләшеп, җитәкченең ялгыз булмавын, өлкә “Дуслык” ижади-иҗтимагый оешмасы аңа ярдәм итәчәген белдергән. Бу сүзләр мәктәп директорына гайрәт өстәгән, булса кирәк, татар телен мәктәп программасына кертү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә иткән.

Аллага шөкер, күптәнге хыялыбыз чынга аша башлады бугай! – дип шатлыгы белән уртаклаша Гөлназ Мәсгут кызы.

Бу сөйләшү эшнең башы гына, билгеле. Искәндәр әфән­де, Галина Путинцева белән даими очрашып, эшләр барышы белән кызыксынып тора.

- Галина Петровна бик ачык кеше. Эшне һәрьяклап уйлап эшләве аның тәҗрибәле җитәкче, һөнәр остасы булуы турында сөйли. Әле беренче очрашуыбызга кадәр үк Өлкә мәгариф департаменты хезмәткәрләре һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов белән киңәшеп, үз мәктәбендә татар теле дәресләрен кертү мөмкинлекләре, методика­лар буенча киңәшеп куйган иде. Киләчәктә “Яктылык” мәктәбе һәм Михаил Калашников исемендә­ге мәктәп укытучылары кат­нашында ки­ңәйтелгән уты­рыш уздырырга да планлаш­тырабыз, — дип сөйләде Ис­кәндәр Зиннур улы.

Менә инде бу мәсьәләне хәл итүдә уңай нәтиҗәләр дә күренә. Мәсәлән, 2020 — 2021 уку елының II чирегеннән  Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында ана теле укытыла башлаячак. Бу вазифа укытучы Миләүшә Нурислам кызы Рәхмәтуллинага йөкләнәчәк. Ә икенче уку елында татар теле дәресләре мәктәп программасына да кертелергә мөмкин.

Әлегә татар теле дә­ресләрен укырга теләүче балалар төркеме туплана. Крутые Ключи микрорайонында яшәүчеләрнең балаларын ана телендә укыту теләге бар икән, 89397589025 телефоны буенча Искәндәр Сәетовка яисә 89277912399 телефоны буенча Гөлназ Хәсәншинага сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә ир­тәнге 8 — 9 сәгатьтә шалтыратып язылырга була.
Дөрес, ата-аналар арасында бу яңалыкны артык куанып кабул итмәүчеләр дә бар икән. “Без балабызны татар биюенә генә йөртер идек”, “Кызым татарча җырларга өйрәнсә, шул җиткән”, — диючеләр дә юк түгел. Тик ана телен камил белмичә, сүзләр мәгънәсенә төшенмичә, җырны күңелгә үтеп керерлек итеп башкарып булмый шул. Нинди генә оста биюче булса да, ана телен белмәгән бала үзен татар итеп хис итмәс. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Татарларым” поэмасында:

“…Татар юлы такыр
булмаса да,
Ул мең тапкыр изге һәм
мактаулы!
Ул юлларга гөлләр
сибелмәгән,
Без үзебез сибик ул гөлләрне.
Татар юлы киләчәккә бара,
Без күрербез микән ул
көннәрне?..” – дигән юллар бар.

Балаларыбызга яшьтән мил­ли тәрбия бирмәсәк, татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы, киләчәгебез якты булырмы соң? Крутые Ключи микрорайоны мәктәбендә татар теле дәресләрен башлап җибәрүчеләрне һәм бу изге гамәлгә өлеш кертүчеләрне милләтебез юлына гөлләр сибүчеләр дип атарга мөмкин. Аларга чын күңелдән уңышлар телибез.

Алия АРСЛАНОВА.
(Фотосурәт “Татар-Дуслык” сайтыннан алынды).

«Бердәмлек».

Просмотров: 782

Комментирование запрещено