Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов коронавирусны туктату өчен өйдә утырып торырга өнди

KSF01139«Бу куркыныч чирне бары тик без үзебез генә туктата алабыз», — ди герой-очучы видеомөрәҗәгатендә. 

Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов кешеләрне эшләрен «паузага» куеп, тукталып торырга чакырды. Ул видеомөрәҗәгать яздырган. Роликны Свердловск өлкәсенең коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штабы тарата. Бу хакта Сызраньның «КТВ-Луч» телекомпаниясе хәбәр итә.

Дамир Йосыпов үзенең кечкенәдән очарга хыяллануын әйтә. «Очу — ул илләрне һәм континентларны берләштерү, кешеләрне бер-берсенә якынайту.бит. Ләкин хәзер тукталып торырга һәм күп нәрсәне паузага куеп, гадәти планнардан баш тартып, өйдә калырга кирәк», — ди ул.

«Безнең тормышка һәм планнарыбызга тыкшынган вирусны шулай итеп кенә туктата алабыз. Зинһар, үзегезне һәм әйләнә-тирәдәге якыннарыгызны саклагыз. Бу куркыныч чирне бары тик без үзебез генә туктата алабыз. Хәзер өйдә утырып торып кына, без Җир шарының янәдән чиксез булачак вакытын якынайтабыз. Барыгызга да сәламәтлек телим», — ди герой- очучы.

Дамир Йосыпов Сызрань шәһәрендә яшәгән һәм Торак һәм ипотека фондында юрист булып эшләгән. Аннары ул укып, өйрәнүләр уза һәм очучы була. 2019 елның августында Дамир Йосыпов «Урал авиалинияләре» пассажир самолеты командиры була. Ул Мәскәү өлкәсендә самолет һәлакәтен булдырмыйча, авария хәлендә лайнерны кукуруз басуына утырта. Шулай итеп 233 пассажир исән кала.

Дамир Йосыповны Россия Президент Владимир Путин бүләкләде һәм аңа Россия Герое исеме бирелде. Дамир Йосыпов исеме Сызраньның Мактау тактасына куелды. Шәһәрдә герой-очучының әти-әнисе һәм беренче гаиләсе яши, диелә бу хәбәрдә.

Һәлакәткә юлыккан самолетны утырткан Дамир Йосыпов кичерешләре хакында сөйләгән
Очучы, Россия герое Дамир Йосыпов: Татар булуым белән горурланам
Россия герое Дамир Йосыпов: Көтмәгәндә танылу җиңел түгел
Дамир Йосыпов Airbus А321 лайнерын коткару белән Аллаһы Тәгалә идарә итүен әйтте
Дамир Йосыпов: Самолетка тотынам да, уңышлы очыш сорыйм

tatar-inform.tatar

Просмотров: 683

Комментирование запрещено