Уяу булыгыз!

уяу булыгыз вторник1Бүген халык кирәкле әйберне кибетләрдән эзләп йөрми, интернет аша нәрсәне дә сатып алырга һәм сатарга була. Уңайлы да, җайлы да – җылы өеңдә утырып, компьютер аша кирәк әйберне сайлыйсың, акчасын онлайн банк аша түлисең дә берничә көннән әйберне өеңә китереп тә бирәләр, һич тә булмаса, почтадан барып аласың. Кирәкмәгән әйбереңне сатарга кирәк булса да, шулай – махсус интернет-сервиска игълан эләсең дә сатып алучы сине үзе эзләп таба. Тик, кызганычка, бу ике очракта да мошенникларга юлыгырга мөмкин икән.

Регина Вәлиуллина, Самара шәһәре:
- Әтием – балыкчы. Безнең белән дә киңәшмичә, интернет аша су асты камерасына заказ биргән. Акчасын товар килгәч кенә түләргә булганлыктан, алдау фәлән булмас, дип уйлагандыр инде. Аны бергә карап, тикшереп алырбыз дип, безнең адресны күрсәт­кән. Билгеләнгән көнгә курьер товарны китереп тә җиткерде. Без ирем белән камераны кабы­зып та, ваннага су тутырып, суга батырып та тикшердек. Бар да яхшы, техника эшли, әти балалар кебек куана. Курьерга акчаны бирдек, язуларга “Дәгъва юк” дип кул куйдык. Берника­дәр вакыттан соң карасам, камера җылынган. Инструкция буенча, ул, капкачын япкач, сүнәр­гә тиеш. Ә безнеке сүнми. Бер сүз белән әйткәндә, камерабыз ватык булып чыкты. Әти, интернет-кибетнең сайтына кереп, телефоннарын эзләп тапты да, шалтыратып, хәлне аңлатып бирде. Менеджер, бик борчылган тавыш белән: “Сезгә ялгыш ватык техника җибәргәнбез, димәк. Аны посылка белән безгә салыгыз, ә без почта аша сезгә төзек техника җибәрербез”, – дип гафу үтенде. Шулай иттек тә. Ә теге менеджер безнең турыда “онытты”, бугай. Әти техникасыз да, акчасыз да калды. Сүз уңаеннан, соңыннан тормыш иптәшем Самарадагы балык тоту кирәк-яраклары сатыла торган кибеткә кереп, шундый ук камера күргән. Әти интернет-кибеттә аның өчен 27 000 сум түләгән булса, Самарада ул бер меңгә арзанрак, ә капкачын ясату – 500 сум тора икән. Шуны белгәч, аеруча кызганыч булды.

Альбина Муллахмә­то­ва, Тольятти шәһәре:
- Яңа фотоаппарат алгач, искесен интернет-сервис аша сатарга булдым. Игълан элгәннән соң озак та үтмәде, бер ир-ат шалтыратып, фотоаппаратны сатып алырга әзер булуын белдерде. “Яшүсмер кызым фотография төшерү белән мавыгып китте. Кыйммәтле техника сатып алырга куркам, йә югалтыр. Сез сата торганы сыйфаты белән дә, бәясе белән канәгатьләндерә”, — дип сөйли башлады. Мин баштан сатып алучы шулай тиз табылуына куандым. Тик телефонның теге ягында: “Үзем әлегә Мәскәүдә. Банк картагызның номерын әйтегез, акчасын күчерәм, фотоаппаратны курьер килеп алыр”, — дип, минем шәхси мәгълүматлар белән кызыксына башлады. Мин аңа: “Хатыныгыз яисә кызыгыз фотоаппаратны килеп карасын, бәлки ул ошамас, алырга да теләмәссез”, — дип карыштым, ә ул аның саен картамның мәгълүматлары белән кызыксынды. Бу үҗәтлек мине куркытты, аныңчы сата алмасам, фотоаппаратны Мәс­кәүдән кайткач килеп карарсыз”, — дигән идем, әле генә шундый әдәпле сөйләшкән “сатып алучы” әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп, мине кыерсыта башлады. Әлбәттә, мин трубканы куйдым, ярый әле банк картасы саннарын әйтмәдем, дип куанып бетә алмыйм. Интернет-сервер аша теге яки бу әйбер сатканда, сак булыгыз, бер дә белмәгән кешегә шәхси мәгълүматларыгызны ачып салмагыз.

Рөстәм Зәймиев, интер­нет-кибет хуҗасы:
- Кызганычка, мошенниклар арасында социаль челтәрләр, сату-сатып алу турында игъланнар урнаштырыла торган сайтлар бик тә популяр. Алар кулына эләкмәс өчен, берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

Беренчедән, интернет-кибет турында мәгълүматны игътибар белән өйрәнергә кирәк. Оешманың тулы исеме (шәхси эшмәкәр булса, аның исем-фамилиясе), тулы адресы, регистрация номеры (ОГРН) күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр техник яктан катлаулы товарлар саталар икән, аның турында да мәгълүмат булуы шарт.

Икенчедән, товар өчен акчагызны түләгәнче, сайтта башка сатып алучыларның фикерләре белән танышыгыз. Бары тик мактаулы гына комментарийлар да сезне шикләндерергә тиеш, чөнки аларны сатучылар үзләре язарга мөмкин.

Өченчедән, түләү турындагы квитанциягезне саклагыз. Акчаны кибет хисабына күчерергә яисә товар өчен карта белән түләргә кирәк. Әгәр сатучы акчаны башка физик кешенең картасына күчерергә сорый икән – бу алдаучылар булырга мөмкин.

Уяу булыгыз!

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 858

Комментирование запрещено