«Алмачуар» әсәре буенча язылган ике сценарийның бер-берсен кабатламавы билгеле булды

IMG-20201111-WA0006Кинодраматурглар гильдиясе үткәргән экспертиза шундый нәтиҗә чыгарган. 

Казахстан-Татарстан копродукциясе булган «Тарлан» фильмының сценарие Илшат Рәхимбай сценариен кабатламый. РФ Кинематографистлар берлеге карамагындагы Кинодраматурглар гильдиясе үткәргән экспертиза шундый нәтиҗә чыгарган.

Казахстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте нигезендә фильм төшерелә башлагач, Илшат Рәхимбайның проектта катнашмавы билгеле булды. Фильм төшерелгән сценарий мәсьәләсендә сораулар тугач, «Татаркино» Рәхимбай тәкъдим иткән «Тулпар» сценариен һәм Казахстанда язылган «Тарлан» сценариен экспертизага җибәргән.

Кинодраматурглар гильдиясе «Алмачуар» повесте нигезендә язылган ике киносценарийга экспертиза ясаган. «Гильдия экспертлары һәр ике әсәрне дә укып чыкты һәм аларга чагыштырмача анализ ясады. Һәр ике сценарий мөстәкыйль әсәр булып тора. Аларның берсе икенчесеннән файдаланылмаган», — дип нәтиҗә ясый Кинодраматурглар гильдиясе идарәсе.

«Ике әсәрне берләштергән момент — төп чыганакның Галимҗан Ибраһимовның „Алмачуар“ повесте булуы», — диелгән хатта.

Кинодраматурглар гильдиясе идарәсе Президенты Елена Райская кул куйган хатта: «Басылып чыккан әдәби әсәр мотивлары буенча киносценарий язу идея авторлыгы хокукы бирми», дип искәртелә.

Казахстан белән Татарстанның копродукциясе булган фильмның режиссеры — Юлия Захарова. Оператор — Айдар Оспанов. Сценарий авторы — Бикбулат Шекеров. Продюсерлар — Миләүшә Айтуганова һәм Алмагөл Тлеуханова.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 579

Комментирование запрещено