В Татарстане начался прием заявок на премию имени Мусы Джалиля / Татарстанда Муса Җәлил премиясен дәгъвалаучылардан гаризалар кабул ителә башлады

Пост+(4)Награда вручается раз в два года четырем номинантам в возрасте до 30 лет, работающим с молодежью.

В Татарстане начался прием заявок на конкурс по присуждению Республиканской премии имени Мусы Джалиля. Об этом сообщает пресс-служба Минмолодежи РТ.

Премия вручается раз в два года четырем претендентам младше 30 лет, работающим с молодежью, за вклад в искусство, науку, образование и воспитание, а также за достижения в молодежном предпринимательстве и реализацию молодежных программ.

«Подведение итогов конкурса проводится в феврале – в день рождения поэта Мусы Джалиля», – напомнили в пресс-службе ведомства.

Ранее лауреатами премии имени Джалиля становились танцовщик и хореограф Нурбек Батулла, лауреат российской национальной премии «Золотая маска» за роль в спектакле «Алиф», выпускник фестивального движения «Созвездие-Йолдызлык» – заслуженный артист РТ Айдар Сулейманов и многие другие.

С положением конкурса можно ознакомиться на сайте Министерства по делам молодежи республики. Заявки на премию принимаются до 15 января.

tatar-inform.ru

***

Республика бүләге ике елга бер тапкыр яшьләр белән эшләүче 30 яшькә кадәрге дүрт номинантка тапшырыла. 

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бүләге ике елга бер тапкыр яшьләр белән эшләүче 30 яшькә кадәрге дүрт номинантка сәнгать, фән, мәгариф һәм тәрбиягә өлеш керткәннәре, шулай ук эшкуарлык өлкәсендә һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда ирешкән казанышлары өчен тапшырыла.

«Бәйгегә февраль аенда — шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр Җәлил исемендәге премиягә «Әлиф» спектаклендәге роле өчен Россиянең «Алтын битлек» премиясенә лаек булган биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм башкалар лаек булган иде.

Бәйгенең нигезләмәсе белән республика Яшьләр эшләре сайтында танышырга мөмкин. Премиягә гаризалар 15 гыйнварга кадәр кабул ителә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 987

Комментирование запрещено