Камышлыдан Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА: «Жилгородок бистәсендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм!»

iЯкын кешебез, туганыбыз, күршебез якты дөнья белән хушлашкач, мәчетебезгә йөгерәбез, анда сакланучы бик кирәкле инвентарьләрне алабыз. Алар: комганнар, мәетне юганда сала  торган яткыргычы, юучыларның киемнәре. Кызганычка, Камышлы авылының 76нчы мәхәлләсендә, ягъни Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә шушы җиһазларны сакларга урын юк. Аларны йә ишек артына, йә ишек төбенә куялар. Гомумән, кем кайда тели — шунда калдыра.

Шуңа мин Жилгородок бистәсендә яшәүче һәрбер исән-сау кешегә мөрәҗәгать итеп,  ярдәм кулы сузуларын соралам. Һәрбер әрвахка кирәк булган җиһазларны саклау өчен бер төрле бүлмә ясап куярга кирәк.

Аннан соң кыш көннәрендә мәчеткә керә торган болдырны (крыльцо) кар күмә. Кем дә килеп, үз ихтыяры белән аны көрәми. Намазга йөрүче агаларыбыз болдырдан капкага кадәр ышыкларга кирәк, дип планнарына керткән иделәр. Коронавирус эпидемиясе башлану сәбәпле, тәрәвих намазлары  үтмәде, җомга намазларына да  бер-ике  ир-ат кына йөрде. Кыскасы,  бик күп теләгән кешеләр садакаларын тапшыра алмадылар. Ә җыелган садакалар кыш әйләнәсенә утка-газга түләргә җитәрме-юкмы икән әле?..

Ярдәм кулы сузырга теләүчеләр, мәчеткә килеп, үз өлешләрегезне кертүегезне соралабыз. Намаз вакытларында килсәгез, мәчет капкалары-ишекләре ачык! Җомга көннәрендә килсәгез — әҗере бик күп. 

Үзегез күргәнегезчә, мәчетебезгә бик шәп ремонт та ясалды. Булышучыларга иксез-чиксез рәхмәт!..

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.


КОНТЕКСТ:

Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчет үзенең юбилеена әзерләнә

Просмотров: 857

Комментирование запрещено