Истә калырлык еллар

Элина Шакирова11 17 ноябрь – Халыкара студентлар көне

Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак. Син инде — ата-ана канаты астыннан чыккан, үз гамәлләрең өчен үзең җавап бирә торган мөстәкыйль кеше. Телисең икән, лекцияләргә барасың, кәеф юк икән – йокы туйдырсаң да ярый. Имтиханга әзерләнеп торасы да юк, зачеткаңны тәрәзәдән чыгарып: “Халява, кил!” – дип кычкырасың да шапылдатып ябып куясың. Ә икенче көнне анда көтелгән “бишле” урынына “икеле” тамгасы пәйда булган икән, бу инде синең гаеп түгел, димәк, укытучы ул көнне сул аягыннан торган! Хәер, остазларның кайберсе синең төне буе дискотекада күңел ачып, өч сәгать йоклаган килеш имтиханга килүеңне аңлый бугай, сынауны кабат үтәргә мөмкинлек бирә…

Ә кайбер студентлар үз теләге белән ярты гомерен укуда үткәрә. Менә Нина Ляпина исемендәге медицина көллиятен тәмамлаган Элина Шакирова белемен ка­милләштерү нияте белән медицина университетына укырга кергән. Балачак хыялын чынга ашыру өчен җитди һәм тырыш кызга күп көч куярга туры киләчәк әле.

Элина Шакирова Самарада туып-үскән. Ул 2016 елда “Яктылык” татар мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган.

- Мәктәптә сыйныфташларым белән бер гаиләдәй тату яшәдек, укытучылар безне үз балалары кебек якын күрәләр иде. Көллияттә ничек укырмын, курсташларым белән уртак тел таба алырмынмы, дип студент тормышының беренче көнен дулкынланып көткәнем хәтеремдә, — дип искә ала Элина.

Бу борчылулар юкка булып чыга. Тәҗрибәле укытучылар беренче курс студентларын берләштерү, кызыксыну уяту өчен күп көч куялар. Лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, фәнни конференцияләр студентларга күңелсезләнеп утырырга вакыт калдырмый. Ә күңелле кичәләр, мәдәни чаралар һәм бәйгеләр көндәлек тормышка ямь өсти. “Ветеран янәшәдә яши”, “Күп балалы гаиләләргә ярдәм”, “Мин – донор!” кебек хәйрия акцияләрендә дә актив катнашалар.

Өлкән курсларда производство практикасы да өстәлә. Элина Шакирова аны Самара клиника хастаханәсенең кардиология бүлегендә үтә. Ул табибларга авыруларның карточкаларын тутырырга ярдәм итә, укол ясарга, система куярга өйрәнә. Тәмле сүзе, ягымлы карашы белән дә дәвалый. Кардиология бүлегендә тәҗрибә туплау сәбәпле, диплом эшен дә балаларның кардиология авырулары темасына яза.

- Коронавирус пандемиясе быелгы чыгарылыш студентларына зур сынау ясады. Диплом эшләребезне дистанцион рәвештә якладык. Аллага шөкер, нык дулкынлансам да, кабул итү комиссиясе әгъзаларының барлык сорауларына да җавап бирдем, — дип сөйли Элина.

…Көллиятне кызыл дип­лом белән тәмамлаган кызны практика үткән кардиология бүлегенә эшкә чакыралар. Ул ризалаша. Ләкин балачак хыялы — табиб булырга теләве тынгы бирми. Кыз, ни булса — булыр дип, язуларын медицина университетына тапшырып карарга була. Кереш сынаулары нәтиҗәсен дулкынлану белән көтү мизгелләрен Элина һәм аның туганнары гына беләдер инде.

- Аллаһыга шөкер, имтиханнарны уңышлы тапшырып, медицина университетының педиатрия факультетына укырга кердем. Бу минем генә түгел, әнием Гөлфия һәм әбием Румиянең дә зур җиңүе. Миңа ышанганнары, һәрвакыт ярдәм итеп торулары өчен аларга чиксез рәхмәтлемен! — дип шатлыгы белән уртак­лаша Элина. Тик быел Халык­ара студентлар көнен күңелле бәйрәм итәргә кызның вакыты юк. Ул эштән дә баш тартмаган — көндез лекцияләргә йөрсә, төннәренең һәм ял көннәренең күпчелеге хастаханәдә үтә. Әле семинарларга, сессиягә әзерләнәсе дә бар бит. Авыр булса да, Элина сер бирми, тырыша.

- Табиблар, шәфкать туташлары — иң изге һөнәр ияләре. Алар үз-үзләрен аямыйча, кеше сәламәтлеге һәм гомере сагында торалар. Моны бүгенге пандемия вазгыяте дә исбатлый — табиблар көрәшнең алгы сызыгында. Мин дә ак халатыма тап төшермәскә тырышырмын, — дип сайлаган профессиясе белән горурлана Элина. Бу тырыш, максатчан, шул ук вакытта тыйнак һәм киң күңелле милләттәшебездән яхшы педиатр килеп чыгар, дип ышанабыз. Ә әлегә Алинәне чын күңелдән студентлар көне белән котлап, хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.

Элина Шакирова31Элина Шакирова11 Элина Шакирова12

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 711

Комментирование запрещено