Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

KSF_0478Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар да була. 

21 ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе була. Бу турыда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион костюмы, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителә.

1808 елда Емельян Корнеев ясаган һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган офортлар Себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

XVII гасыр ахыры — XX гасыр башында барлыкка килгән гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар экспозициядә аерым урын алып тора.

Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 634

Комментирование запрещено