Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу җаваплы вазифага билгеләнгәннән соң беренче интервьюны «Татар-информ» агентлыгына бирде. Читать полностью
Архив за день: 17.11.2020
«Белем җәүһәрләре» һәм #әдәбимарафон бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү «Пирамида»да була
Быелга бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан вәкилләр катнашкан.
Татарча китап-журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән, XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистларын 20 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырганнар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Читать полностью
Әлфәт Закирҗанов: Татар мәктәпләре кимегәч, сәләтле бала русча иҗат итәргә мәҗбүр
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы татар әдәбиятының киләчәген «өметсез шайтан» дип фаразлады.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, бүген татар мәктәпләре саны кимеп, балалар рус мәктәпләрендә белем ала икән, сәләте булган бала да рус телендә язарга мәҗбүр дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында әйтте. Читать полностью
Мәскәү татарлары автономиясе татар теле курслары оештыра
Төбәк иҗтимагый оешмасы — Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә татар телен бушлай һәм уңайлы форматта — Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. Бу турыда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте. Читать полностью
Ульяновск өлкәсенең 11 сыйныф укучысы Камилә Алмакаева 1 миллион сум бүләк откан
Камилә Алмакаева — «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында Ульяновск төбәге вәкилләре арасында 1 миллион сум откан бердәнбер бала.
«Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында катнашкан Ульяновск өлкәсе мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучы дүрт егет-кыз: өчесе — 200әр мең сум, ә Мариин гимназиясенең 11 класс укучысы Камилә Алмакаева 1 миллион сум откан. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итте. Читать полностью