Татарстанның халык артисты Равил Харисовка 72 яшь иде.
Татарстанның халык артисты Равил Харисов бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәге ишегалдыннан соңгы юлга озатылачак. Бу хакта хатыны Ирина Харисова хәбәр итте.
«Ул беркайчан да йөрәгенә зарланмады. Ковид та түгел. Бәлки тромб өзелгәндер дип уйлыйм инде. Аның аякларындагы веналарга операция булган иде. Авырмады да, авырта дип зарланмады да», — диде хатыны Ирина «Татар-иинформ» хәбәрчесенә.
Равил Харисов фатир түләүләрен түләп почтадан кайтканда урамда егылып җан биргән. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә ул инде исән булмаган.
Җырчы белән хушлашу мәрасиме «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булачак. Вакыты 11.00 сәгатьтә дип билгеләнгән.
«Әлегә җирләү урыны билгеләнмәгән. Әти-әнисе янына Яңа татар бистәсе зиратына җирләрбез дигән идек. Әмма анда җирләү мөмкинлеге юк диләр. Озату мәшәкатьләре белән Казан филармониясе шөгыльләнә», — диде Ирина Харисова.
Татарстанның халык артисты Равил Харисов 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә артистлар гаиләсендә туган. Казан филармониясе солисты иде.
Просмотров: 729
Авыр туфрагы җиңел булсын, дусларына, туганнарына ходай тәгалә сабырлык, саулык бирсен