“Ак каен”ның алтын юбилее

Ак каен“Ярмәк вагы” биюе белән Самара татарларын бөтен та­тар дөньясына таныткан “Ак каен” халык фольклор ан­сам­бле быел 50 еллык юбилеен бәйрәм итә

50 ел… Кеше гомере өчен бу бик аз, ә менә ансамбль өчен – тулы бер чор. Шул дәвердә ул “халык” исеменә ия булган, өлкә, төбәкара һәм Бөтенрос­сия фестиваль-бәйгеләрендә дип­ломнар һәм бүләкләр яу­лаган. 2012 елда “Ак каен” V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” та­тар фольклоры фестиваленең Гран-при бүләгенә ия булды. Бу казанышлар – ансамбльнең һәр артистының тырышлыгы нәтиҗәсе.

“Ак каен” бүген нинди хы­яллар белән яши? Алмашка килүче яшьләр бармы? Бу ту­рыда ансамбльнең һәм аның балалар түгәрәге җитәкчеләре Наил Галимуллин һәм Ай­гөл Галиуллина белән сөй­ләштек.

 

Наил абый, ан­самбль­нең туган көнен һәр­вакыт бәйрәм концерты бе­лән билгеләп үтәсез. Алтын юби­лейга әзерлек ничек бара?

Аллага шөкер, бәй­рәм программасы әзер инде. Тик пандемия ваз­гыя­те бы­елгы юбилейны тама­ша­чылар белән бергә бил­геләп үт­кә­рергә мөмкинлек би­рерме — юкмы, белмим. Хәлләр ях­шыр­гач, һишиксез, та­маша­чы­ла­ры­бызны концертка ча­кы­рыр­быз, дип өметләнәбез.

Пандемия дигәннән,  ул мәдәни чараларны ин­тер­нет челтәренә “куып керт­те”. Сез онлайн-чаралар узды­ра­сыз­мы?

Чынлап та, соңгы тап­кыр “реаль режим”да Казан­да узган “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләре­нең гала-концертында кат­наш­кан идек. Шуннан соң “дөньяга” чыкканыбыз юк әле.

Ә менә онлайн-чара­лар­да катнашып торабыз. Мә­­сәлән, күптән түгел “Ба­лан җыю” йо­ласын видео­га төшереп, со­циаль челтәр­ләрдә ур­наш­тыр­дык. Авыл­даш­лар да, читтә яшәүче мил­ләт­тәш­лә­ребез дә бик күп җылы сүзләр язды.

Шулай ук VII региональ “Россия йөрәгендә туган­нар” һәм “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фести­валь­ләрендә катнашу өчен “Кы­енлыклар аша — җиңүгә” дип аталган прог­рам­ма­быз­ны видеога төше­реп, оеш­тыручыларга җибәрдек. Анда ир-егетләрне сугышка озату, хатын-кызларның кул эшләре эшләүләре, сугыш бетү хәбәре килгәч, күңел ачу күренешләре чагылдырылды.

Бер сүз белән әйткәндә, төшенкелеккә бирелмибез, әкрен генә бәйгеләргә, юби­лейга әзерләнәбез. Бү­ген, бө­тен дөньяга шундый бә­ла килгәндә, мәдәни ча­ра­ларсыз ярамый. Әби-ба­баларыбыз: “Җыр ул елата да, юата да”, — дип юкка гына әйт­мәгәннәрдер.

“Балан җыю” йола­сын күрсәттек, дисез. Гому­мән, сез татар халкының бик күп йолаларын сәхнәгә чыгар­дыгыз.

Әйе, ансмабльнең ре­пер­­туарында “Печән өмәсе”, “Боз китү”, “Каз өмәсе”,  “Сол­датка озату”, “Аулак өй”, “Туй уйнау”, “Каен сагызы кайнату”  кебек җырлы-биюле кү­ре­неш­ләр байтак.

Соңгы биш елда ан­самбль яңа кешеләр белән дә ту­лыланган икән…

Әйе, төп составка (Наил һәм Оркыя Галимуллиннар, Ри­нат һәм Диния Сәгыйровлар, Әлфия Баһаутдинова, Әсгать Сәгыйров, Гөлчирә Вагыйзова, Айгөл Галиуллина, Динар Гарипов) Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Илшат Гали­мов, Әюп Минһаҗев килеп кушылдылар. Берничә ел элек оештырылган “Яшь ак каен” төркеменә яшьләрнең бик те­ләп йөрүе киләчәгебезгә өмет тудыра.

Айгөл ханым, сез “Ак каен” ансамбленең яшьләр төр­кемен тәрбиялисез. Бар­лы­гы ничә бала йөри?

Бүгенгә 14 бала шө­гы­ль­ләнә. Яшьләрнең мил­ли гореф-гадәтләребез, та­тар ха­лык җырлары белән кы­­зык­сынуы куандыра. Алар, төп ан­самбль белән бәрабәр, фес­тивальләрдә, бәйрәмнәрдә кат­нашалар. Авылда Сабан туе, “Сөлге җыю”, “Каз өмәсе” кебек йолалар,  бәйрәм концертлары яшьләребез катнашыннан баш­ка үтми.

Димәк, өлкән буынга чын­лап та алмаш үсә?

Кызганычка, балалар үсә­ләр, шәһәргә укырга китә­ләр дә шунда төпләнеп калалар. Бу безнең генә түгел, бөтен авылларның проблемасы инде.

Шулай да балаларның “Яшь ак каен” төркеменә йөрүләре эзсез калмас, күңелләрендә мил­ли тәрбия орлыгы бу­лып, шы­тып чыгар, дип өмет­лә­нә­без.

Бәлки туган авылларына ки­ре кайтучылар табылыр, ки­лә­чәктә шулар Мәдәният йор­тыбызны гөрләтер әле.

Ә “Ярмәк вагы” бүген кү­бесенчә сәхнә биюеме?

Юк, бездә бер туй, бер тан­тана да бу биюдән башка үтми. Хәтта авылыбыз яшьләре кичке дискотекага җы­елганда да “вак”ка басмыйча таралышмыйлар.

Айгөл ханым, Наил әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт. “Ак каен”ның алтын юбилее котлы булсын! Ансамбльгә ки­ләчәктә дә иҗади уңышлар те­ләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 955

Комментирование запрещено