“Самар татарлары” cайты дөньякүләм бәйгедә Гран-прига лаек булды / Сайт «Самар татарлары» удостоился Гран-при всемирного конкурса

kmakwjiX4eU1Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XI «Белем җәүһәрләре-2020» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы өч ел рәттән «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең призеры булды: 2015 һәм 2016 елларда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урыннар, 2017 елда «Җәүһәрләр галәме» номинациясендә беренче урын алды. Сайт быел да бәйгенең финалына узды һәм Гран-прига, кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Сайтның оештыручысы һәм даими иганәчесе  – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова. Сайт сигезенче ел эшли. 

Бәйгенең учредителе һәм төп оештыручысы – Татнетны үстерү фонды, партнерлары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе, Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, «Аксу» компаниясе.

* * *

Сегодня в Казанском культурно-развлекательном комплексе «Пирамида» прошло награждение финалистов XI Всемирного конкурса татарских интернет-проектов  «Белем җәүһәрләре» («Драгоценности знаний»).

Информационный медиа-портал «Самар татарлары» три года подряд становился призером Всемирного конкурса татарских интернет-проектов «Драгоценности знаний»: в 2015, 2016 годах занимал вторые места в номинации «Тематический ресурс — творческая драгоценность», в 2017 году — первое место  в номинации «Вселенная драгоценностей». Сайт и в этом году вышел в финал данного конкурса — удостоился Гран-при и ценного подарка.

Учредитель и постоянный спонсор медиа-портала – президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров, автор проекта, главный редактор сайта — Римма Равильевна Нуретдинова. Сайт работает восьмой год.

Учредитель и главный организатор конкурса — Фонд развития Татнета, партнеры: Министерство образования и науки РТ, Министерство культуры РТ, Министерство цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ, мэрия г. Казань, ООО «Белем.ру», ОАО » Таттелеком”, ОАО «Татмедиа», компания «Аксу».

IMG20201120121645

Просмотров: 1907

11 комментариев

  1. Сезнен белэн горурланабыз

  2. Тырышлыкның нәтиҗәсе китерә зур уңышка, ак хыяллар әйдәп торсын сезне һәрчак тормышта. Котлыйбыз!!!

  3. Поздравляем дорогая
    Желаем и дальнейших успехов во всём!!!

  4. Чын кунелебездэн котлыйбыз.Ин матур кызларыбызнын берсеУЛ СИН. БЭХЕТ.УНЫШЛАР телиб ез.Ин беренче яналыклар ббелэн таныштыручы да ул Сез. Рэхмэт.

  5. поздравляем!!!

  6. Чын күңелдән котлап,киләчәктә дә зур уңышларга ирешүегезне теләп калам.

  7. ЗУР УҢЫШ! ЗУР БӘЙРӘМ! ЯШЬЛӘР,ЯШҮСМЕРЛӘР КҮБРӘК МАТЕРИАЛ ҖИБӘРЕГЕЗ САЙТКА!