Динара никахлар һәм конфессияара тынычлык

e50172596aae1b2a9e60d92be8273cf210 ноябрьдә Россия мөсел­маннары Диния нәзарәте дин­ара никахларны тыю турын­да карар чыгарды. Бу җәмгыять­тә фикер алышу дулкыны уят­ты. Билгеле ки, фикерләр төрле…

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Бүген сез­гә китап әһелләренең фазый­ләтләрен һәм ризыгын рөхсәт иттем, сезнең ризык та аларга рөхсәт ителде; шулай ук китап әһелләренең пакь хатыннары рөхсәт ителде». «Китап әһелләре» дигәндә, «Инҗил», «Зәбур», «Тәүрат» китаплары буенча яшәүче дин әһелләре күздә тотыла. Ягъни, мөселман ир-атына бу диндәге пакь, Аллаһыга ышанучы, тәкъва хатынга өйләнү ярый, моны Аллаһы Тәгалә рөхсәт итә. Бер генә шарт бар – никах ислам дине кануннары ниге­зендә кылынырга тиеш.

Искәртүләр булганда, һәр очракны мөфти тикшереп, үзе карар кылырга тиеш. Мәсәлән, әгәр дә кыз Аллаһының бар­лыгын, берлеген таныса, Иисус белән Мөхәммәдне Аллаһы илчеләре буларак кабул итсә һәм Коръән күрсәтмәләренә ия­рергә әзер булса, ул мө­сел­ман ире белән никахлаша ала. “Ислам дине галимнәренең күп­челеге мөселман кешесенең баш­ка диндәге хатын-кыз бе­­лән никахлашуын өнәп бе­терми. Рос­­сия мөселманнары Диния нә­зарәте вәкилләре фикеренчә, бәхетле тормы­ш­ның мөһим шар­ты — ир белән хатынның дин һәм рухият мәсьәләләрендә бер фикердә булуы”, — диелгән карарда.

Россиянең Азия өлеше мө­селманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Аширов: “Шәрехләрдә Россия җәмгыя­те өчен бернинди мәҗбүри әйбер юк, чөнки бу тыю әлеге ка­рарны чыгарган Диния нә­зарәте дәвамчыларына гына кагыла. Ә Диния нәзарәтләре безнең илдә бер генә дистә түгел. Башка идарәләрдә бө­тенләй башка карашлар да булырга мөмкин, — дип әйткән яңа карар белән танышканнан соң. - Христиан динендә дә, хатын-кыз башка диндәге ир-атка кияүгә чыгарга тиеш түгел, дип әйтелгән. Ислам дине мәктәпләрендә дә шун­дый принцип бар. Ди­ни тор­мыш үз принципларын билгели, дөньяви тормыш — үзенекен. Шуңа күрә, катнаш никахларны катгый тыю мөм­кин түгел, - дип саный ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дә мөсел­маннарның христиан һәм иу­дей динендәге кешеләр бе­лән никахлашуын булдырмау ту­рындагы карар белән килеш­миләр.

Матбугат хезмәте аңла­туынча, Татарстан Диния нәза­рәтенең динара никахлар мәсьә­ләсе буенча фикере ту­рыдан-туры изге Коръән аять­ләренә һәм мәзһәб тради­цияләренә нигезләнә. Бу хакта нәзарәт җитәкчелеге элегрәк тә белдергән иде.

“Россиядә киң таралган Хә­нәфи мәктәбе нигез­лә­мә­ләре буенча, мөселман ир-атына христиан һәм яһүд ди­нендәге хатын-кыз бе­лән никахлашырга рөхсәт ите­лә. Бу кагыйдә мәзһәбләр бар­лык­ка килгәнче, Ислам дине та­ңында ук гамәлгә кергән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Россия Федерациясендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны сакларга ки­рәк, дип саныйбыз”, — диелә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җавабында.

Россия мөселманнары Ди­ни җыены мөфтие Әлбир Крганов та динара никахлар мөмкин һәм рөхсәт дип саный: “Без Коръәндә язылганнан артыгын әйтә алмыйбыз, Ал­лаһы Тәгалә христиан һәм яһүд динендәгеләр белән ни­кахны рөхсәт итә”. Аның фикеренчә, христиан кызына өйләнгән ирнең балалары ислам дине кануннары бу­енча тәрбияләнергә тиеш. “Күп­конфессиональ илдә яшә­ве­без­не исәпкә алырга кирәк. Рос­сиядәге никахларның 25 проценты — милләтара һәм динара никахлар. Яшьләр бер-берсен яратсалар, бу кагыйдәгә каршы бармаслар. Башкача булганда, балага нинди исем кушарга дигән сорау тугач та, гаиләдә та­лаш-бәхәс китәчәк”, — ди ул.

Без Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллиның фикере белән дә кызыксындык.

Аллаһы Тәгалә дин­ара никахларны рөхсәт итә. Мондый никахларны тыю­чы закон дөньяви закон­нар­га да каршы килә. Чөн­ки Конс­титуциядә “Никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре төзе­гәндә со­циаль, милли, тел яки дини билгеләр буенча граж­дан­нарның хокукларын чикләү тыела”, дип язылган.

Шул ук вакытта гаиләдә ба­лалар тәр­бияләүне тулы­сынча диярлек хатын-кыз баш­кару турында да уйларга ки­рәк. Башка дин­дәге хатын-кыз, ана була­рак, балаларны ис­лам ди­нендә тәрбияли алырмы соң? Ми­немчә, килә­чәк­тә кешеләр гаи­­ләләрне үз милләте, үз ди­нендәге ке­ше­ләр белән кор­сын өчен, аларга балачактан дөрес тәрбия би­рергә кирәк, — диде Талип хәзрәт.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 998

2 комментариев

  1. Хөкүмәт кая аягын тыга, анда гел проблемалар гына. Ике кеше гаилә корырга теләсәләр, хөкүмәтнең ни эше бар анда?

  2. Кемгә охшамый, загс белән торсын. Ә никах минем фикеремчә дә бер диндәге парлар арасында гына булырга тиеш, никах урыс әйтмешли «Закон что дышло куда повернул туда вышло » — булырга тиеш түгел.