Кешеләрне күзәтергә яратам

Азат НадировСамара өлкә “Туган тел” җәмгыяте активисты, үзешчән рәссам Азат Камил улы Надировның картиналары кайбер газета укучыларының өе, милли активистларның офислары түрендә эленеп тора. Рәсем сәнгатен яратучылар Азат аганың эшләрен Самарада һәм өлкәдә оештырылган күпсанлы күргәзмәләрдә, милли бәйрәмнәребездә күрә алалар.

Быел Россиядә Бөек Җи­ңүнең 75 еллыгына карата бик күп мәдәни чаралар уздырылды. Самараның «Художественный» кинематография үзәге фойесында да «Җиңү салюты» дип аталган Бөтенроссия һәвәскәр рәссамнар, халык һәм үзешчән декоратив-гамәли иҗат осталарының эшләрен тәкъдим иткән күргәзмә-смотры узды. Хәрби, тарихи, патриотик тематиканы яктырткан, шулай ук хәзерге буын кешеләренең тыныч тормышын чагылдырган картиналар һәм кул эшләре арасында «Палитра» рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы Азат Камил улы Надировның картиналары да бар иде. Эксперт советы карары буенча рәссамның «Генераль конструктор Алексей Туполев очу кырында» дип аталган картинасы Екатеринбургта узган «Салют Победы» күргәзмә-смотрына алынган, һәм андагы жюри да эшне Мәскәүнең Малая Третьяковка залында оештырылган «Великому подвигу посвящается» күргәзмәсендә катнашырга да лаек, дип тапкан.

«Генераль конструктор Алек­сей Туполев очу кырында» картинасының үз тарихы да бар икән. Аны конструктор, фи­лософ, социолог Евгений Корчевский ясый башлаган булган. Әмма, эшен тәмамларга өл­гермичә, вакытсыз вафат булган. Шулай итеп, әлеге картинаны, дустының васыяте буенча, Азат ага эшләп бетерә һәм ике сәләтле авторның рухи байлыгын үз эченә сыйдырган рәсем бер ай буе башкалабызның иң зур күргәзмә залында эленеп тора..

????????

Картина Самараның Коро­лев исемендәге авиация һәм космонавтика музее директоры Надежда Богданованың кү­­ңеленә дә бик хуш килгән. «Бәлки берәр кеше картинаны музейга бүләк итәр әле», – ди Азат Камил улы. 

- Хәрби-патриотик тематика, гомумән, миңа бик якын. Әтием — сугыш ветераны, әнием — тыл хезмәткәре. Мин үзем дә сугыш елларын бик әйбәт хәтерлим, әнием белән иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләгәннәрне онытып булмый, — дип искә ала рәссам.

Надировның сәнгать дөнья­сы гаҗәеп матур. Аның пейзажлары туган якка мәхәббәт бе­лән сугарылган. Хәтта авиаконструктор Туполев портретының арткы планында да Идел буен чамалап була. Шунысын да бил­геләп үтәргә кирәк, һәвәскәр рәссамның иҗаты пейзажлар белән генә чикләнми, ул портретлар белән дә мавыга.

- Мин транспортта барганда кешеләрне күзәтергә яратам. Кайвакыт пассажирлар арасында үземнең булачак картиналарымның геройларын табам. Шуңа да кесәмдә һәрвакыт кәгазь һәм карандаш йөртергә туры килә. Күземә кызыклы образ чалынса, шунда ук кәгазьгә төшереп алам. Фашист концлагереннан качучыларга багышланган «Остается прикрывать» дип аталган картинамның төп геройлары өчен образлар да нәкъ менә трамвайда барганда очрадылар, - дип елмая Азат ага.

Талантлы якташыбыз Азат Надировны киләчәктә дә илһам ташламас һәм аның картиналары Россия музейларын гына түгел, чит ил күргәзмәләрен дә бизәр, дип ышанабыз.

????????????????????? 3 Азат Надиров

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 779

Комментирование запрещено