«Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» каталогының беренче томы басылды

news_31143Фундаменталь белешмә басма ТАССР оешуга 100 ел тулу белән бәйле һәм Казан шәһәренә багышланган. Проект «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында тәкъдим ителә АКБО «Россия мәдәният фонды» гранты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Каталог Татарстан территориясендә урнашкан (федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге) мәдәни мирас объектларын ачыклау, өйрәнү, паспортлаштыру һәм дәүләт саклавына кую буенча илебез архитектурасы тарихчылары һәм тикшеренүчеләре тарафыннан эшләнгән күпьеллык эш нәтиҗәсе булып тора. Басманың төзүчесе һәм баш редакторы-А.М. Тарунов. Басма күләме 1000 биттән тора, анда Казан шәһәренең 620 мәдәни мирас объекты тасвирлана, 536 карта-схема һәм 2402 фотография урнаштырылган.

Мәгариф һәм фәнни максатларда каталогның бөтен тиражы (1000 данә) мәдәният, фән һәм мәгариф учреждениеләренә, музейларга һәм китапханәләргә, Татарстанның иҗтимагый һәм дини оешмаларына, дәүләт һәм муниципаль органнарга һәм гражданлык хокукының башка субъектларына бушлай тапшырылды.

Каталогның зур тиражлы өлеше мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә – китапханәләргә, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм шәхси музейларга, фәнни үзәкләргә, югары уку йортларына юнәлтелде. Нәкъ менә шушы оешмалар тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә, киң күләмле агарту һәм тикшеренү эшләре алып бара.

«Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары: Казан» каталогы күп санлы уңай фикерләр һәм соклану сүзләренә лаек булды, чөнки бу басма элек аерылган мәгълүматны бик эчтәлекле итеп берләштерә, республиканың тарихи һәм мәдәни ядкярләрен алга таба өйрәнүгә һәм саклауга ярдәм итә.

Киләчәктә Татарстан районнарына багышланган каталогның икенче томын бастырып чыгару күздә тотыла, анда Иске Казан, Болгар, Зөя, Чистай һәм Алабуга музей-тыюлыклары, әһәмиятле архитектура һәйкәлләре тәкъдим ителәчәк.

Барлык теләүчеләр Казан һәм Татарстан китапханәләрендәге каталогны өйрәнә, шулай ук электрон версияләрдән ирекле файдалана алалар: http://tehne.com/library/obekty-kulturnogo-naslediya-respubliki-tatarstan-kazan-illyustrirovannyy-katalog-moskva-2018 (Казан), https://16.nnrf.ru/files/assets/basic-html/page-I.html (административ районнар). 

matbugat.ru

Просмотров: 881

Комментирование запрещено